Яңа Чишмә районы эшмәкәрләре субсидияләр алачак
ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, 2020 елның 15 июленнән башлап эшмәкәрләргә бушлай субсидияләр бирелә башлады.
Субсидияләр санитар таләпләрне тәэмин итеп, объектларны профилактикалау һәм дезинфекцияләү белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен түләнә.
Яңа Чишмә районы буенча әлеге түләүләрне җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче 18 эшмәкәр алачак. Субсидия күләме-шәхси эшмәкәргә 15 мең сум һәм ялланулы һәр эш урыны өчен 6 мең 500 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев