Яңа Чишмә районының җитештерү алдынгыларына хөрмәт һәм дан!
Без районыбызның иң яхшы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре исемнәрен атыйбыз.
… ҖИТӘКЧЕ
Рафис Зиниятуллин авыл хуҗалыгы өлкәсендә 37 елдан артык хезмәт куя. Шушы елларда ул орлыкчылык инспекциясен җитәкли һәм бүгенгесе көндә «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы булып тора. Район хуҗалыкларында орлыкларның даими яңартылып торуында, перспективалы сортлар чәчүдә, орлыклык материалларның сыйфатына аеруча зур игътибар бирүдә аның өлеше зур. Р. Зиниятуллин - тәҗрибәле белгеч, чәчү, урыпҗыю эшләре вакытында хуҗалык агрономнарына һәрвакыт ярдәм итеп тора.
...КОМБАЙНЧЫ
«Агро-Основа» ҖЧҖ комбайнчысы Владимир Нестеров урып-җыю чорында лидерларның берсе булып тора. Быел ул 13 мең центнердан артык ашлык суктырган. Аның комбайны бүген дә басуда - хуҗалыкта кукуруз суктыралар. Урып-җыю эшләре төгәлләнеп, техниканы туктатканнан соң Владимир энергия куәтле тракторларны ремонтлау белән мәшгуль, ә чәчү вакытында Нью-Холланд тракторына утырып, басуларда төрле эшләрне башкара.
...ЯСАЛМА ОРЛЫКЛАНДЫРУ ТЕХНОЛОГЫ
Ике ел «Козлова М.И.» КФХда сыер савучы булып эшләгәннән соң Светлана Никифоровадан сыерларны ясалма орлыкландыру буенча технолог вазыйфасына күчүен сораганнар. Һәм менә инде 3 ел ул яңа вазыйфаларын уңышлы гына башкара. Әлеге КФХда тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкәннәр, барлык кирәкле процедуралар (УЗИ, тикшерү һ.б.) үткәрелә һәм бу уңай нәтиҗәләргә китерә. -Эш өчен барлык шартлар да бар, хезмәт хакы да даими түләнә, рәхәтләнеп эшлим, - ди Светлана.
... ЭШ БАШЛАУЧЫ ФЕРМЕР
2019 елда Черемухово Бистәсеннән Татьяна Муратова «Эш башлаучы фермер» программасы буенча 3 млн. сум күләмендә «Агростартап» грантын откан иде. Муратовлар җыелган акчаларын кулланып, ферма төзегәннәр, МТЗ-80 тракторы һәм сыерлар сатып алганнар. Бүген алар 50 баш МЭТ асрый, шул исәптән 25 савым сыеры. - Без сөтнең бер килограммын 26 сум 50 тиеннән сатабыз, хәзергесе вакытта тагын ике эшче ялладык, ә алга таба җитештерүне киңәйтергә уйлыйбыз, - ди Татьяна Муратова.
... БОЗАУ КАРАУЧЫ
Татьяна Ворожеинаның терлекчелектәге хезмәт стажы 30 елдан артык. Озак еллар ул «Красный Октябрь» ТТХда сыер савучы, ә соңгы елларда «Зубов А.В.» КФХда бозау караучы булып эшли. Яңа туган бозауларны карау - ул бик җаваплы эш. Хәзер аның төркемендә 70тән артык бозау бар һәм Татьяна аларны 6 айга кадәр карап үстерә. Тәүлеклек артым 700-800 грамм тәшкил итә. Аның намуслы хезмәтен КФХ башлыгы Александр Зубов та билгеләп үтә.
... СЫЕР САВУЧЫ
Наталья Яковлева 2013 елдан бирле «Закрома» ҖЧҖдә машина белән сыер саву операторы булып эшли, ә аның гомуми хезмәт стажы 30 елга якын. - Гомерем буе терлекчелектә мин - дуңгызчы да, сыер савучы да булдым. Биредә эшләү ошый, барлык шартлар да тудырылган, яхшы хезмәт хакы түлиләр, - ди Наталья. 9 айда ул 250 тонна, ә сентябрьдә исә 22 тонна сөт сауган. «Намуслы хезмәткәр», - ди аның турында ҖЧҖ җитәкчесе Фәрит Шакиров.
... МЕХАНИЗАТОР
«Игенче» ҖЧҖдән Петр Архиповның 25 елга якын механизатор стажы бар. МТЗ-80 тракторында ун ел эшләгәннән соң аңа яңа куәтле МТЗ-892 тракторын ышанып тапшырганнар, ул анда икенче ел эшли. - Җәй көне печән тыгызлауда идем, аннары сенаж салуда һәм комбайннардан ындыр табагына бөртек ташыдым, кышын малларга азык таратам, - ди Петр. - Урып-җыю вакытында 900 тоннага якын бөртек ташыды, үз эшен намус белән башкаручы механизатор, - ди аның турында ҖЧҖ җитәкчесе Раил Вәлиуллин.
... БРИГАДИР - ФЕРМА МӨДИРЕ
Сергей Карасевның терлекчелектә эш тәҗрибәсе зур - ул 13 ел Тубылгы Тау фермасында мөдир була, ә хәзер инде 7 ел сарыклар фермасы белән җитәкчелек итә һәм шул ук вакытта «Архангельское «КФХ» ҖЧҖдә бригадир булып эшли. - Әлеге эш миңа таныш, хезмәткәрләр намус белән эшли, аерым проблемалар юк, - ди ул. - Туңга сөрү эшләре төгәлләнеп килә, техниканы ремонтлый башлыйбыз. Ә 1000нән артык сарык асрала торган фермада тиздән күпләп бәрәнләү көтелә. Әмма бу тармакта бер проблема бар - йонны тәкъдим итәр урын юк.
... ХИСАПЧЫ
«Скоков Н.А.» КФХда хисап һәм бухгалтер эшләрен ике кеше - Мария Темникова һәм Марина Паньшиналар башкара.
-Бездә бит ике хуҗалык - КФХ һәм 57нче номерлы ат заводы, шуңа күрә барлык эшне икәүләп алып барабыз, - диләр алар. Икесе дә хуҗалыкта 10 елдан артык эшлиләр һәм тәҗрибәле белгечләр булып саналалар. Аларның намуслы хезмәтләрен район авыл хуҗалыгы идарәсендә дә билгеләп үттеләр - исәпхисап һәрвакыт грамоталы алып барыла, барлык документларда да тәртип. Алар башкалар өчен дә үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев