Яңа Чишмә районы хуҗалыклары 10 мең гектардан артык сабан культуралары чәчкән
29 апрельгә бөртекле сабан культураларының барлык мәйданының 24% ы чәчелгән
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, 29 апрельгә 15130 гектар мәйданда көзге культураларны тукландыру тәмамланган, күпьеллык үләннәр 11 мең гектарда (барлык үлән мәйданнарының 85%ы) тукландырылган.
Көзге культураларны тырмалау 10,5 мең гектарда башкарылган (70%), ә 13 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тырмалау эше төгәлләнгән (100%). Шулай ук барлык мәйданда (41450 гектар) туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату тәмамланган. Көтүлекләре һәм болыннары булган хуҗалыклар 900 га мәйданда аларны тырмалау эшләрен башкарган.
Күпчелек хуҗалыкларда чәчү эшләре бара, барлыгы 10200 гектарда сабан культуралары (барлык чәчү мәйданының 24% ы) чәчелгән. 6 мең га – арпа, 1 мең га – солы, 1,8 мең га – рапс, 700шәр га - берьеллык үлән һәм көнбагыш чәчелгән. Чәчү, һичшиксез, агуланган орлыклар белән һәм минераль ашламалар кертеп алып барыла.
Хуҗалыклар һәр гектарга 73,2 кг тәэсир итүче матдә исәбеннән минераль ашламалар туплаган - 73,2 кг/га (физик авырлык 11,4 мең тоннадан артык).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев