Яңа Чишмә районы комбайнчылары арасында атна алдынгылары
«Закрома» ҖЧҖ комбайнчылары урып-җыюда һәрвакыт алдынгылар рәтендә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе комбайнчыларның һәм шоферларның урып-җыюда чираттагы хезмәт ярышы атнасына йомгак ясады.
Бу атнада яңгырлы һава торышы урып-җыюда тоткарлык булды -комбайнчыларның күрсәткечләре урып-җыюның беренче ике атнасыннан бераз кимрәк. Сүз дә юк, яңгырлар да артык түгел, туфракка дым кирәк, чөнки хәзер уҗым культураларын чәчә башлаячаклар.
Комбайннарның беренче төркемендә «Закрома» ҖЧҖдән Владимир ГАРЕВ атна лидеры булды, ул ярдәмчесе – улы Максим белән Акрос-580 комбайнында атна эчендә 309 тонна ашлык суктырган, ә урып-җыю башланганнан бирле барлыгы - 1295 тонна.
Комбайннарның икенче төркемендә инде өченче атна рәттән шул ук хуҗалыктан Алексей КОЗЛОВ алдынгылыкны бирми. Ул ярдәмчесе - кызы Татьяна белән Нью-Холланд комбайнында бер атна эчендә 153 тонна ашлык суктырган, ә урып-җыю башыннан - 724 тонна.
«Козлова М.И.» КФХдан Сергей САЛЬНИКОВ өченче төркем комбайннарда атна җиңүчесе булды. Ул Акрос-530 комбайнында атна эчендә 224 тонна ашлык суктырган, ә урып – җыю башланганнан бирле - 940 тонна.
Ә комбайннарның дүртенче төркемендә «Архангельское» КФХдан комбайнчы Владимир ЕРШОВ бер атна эчендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Ул «Нива-340» комбайнында 7 көн эчендә 176 тонна ашлык суктырган, урып-җыю башланганнан бирле - 540 тонна.

Шоферлар арасында атнаның иң яхшы күрсәткечләре «Закрома» ҖЧҖдән Сергей КУПРИЯНОВта. Ул атна эчендә МАЗ а/м-да комбайннардан ындыр табагына 483 тонна ашлык кайтарган, ә урып-җыю чорында барлыгы - 2062 тонна.

Атна йомгаклары буенча югары күрсәткечләр өчен комбайнчыларга кызыл әләмнәр һәм 4әр мең сум акчалата премияләр тапшырылды, аларның ярдәмчеләренә – 1әр мең сум, ә алдынгы шоферга – 2 мең сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев