Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районы территориясендә 65 чит ил кешесе яши

Яңа Чишмә районы территориясендә 65 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат исәптә тора.

Бу хакта Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең миграция пункты начальнигы Галина Юрьева хәбәр итте.

Агымдагы елның 5 аенда 16 чит ил кешесе беренчел исәпкә куелган, шул исәптән Әрмәнстаннан – 10, Азәрбайҗаннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан 1-2шәр кеше. Аларның күбесе эшкә килгән.

Миграция исәбенә озайту тәртибендә 48 чит ил кешесе куелган. Аларның күбесе (40 кеше) Үзбәкстан гражданнары, Алар «Агро-Основа» ҖЧҖдә, «Козлова М.И.» КФХда һәм эшмәкәр Т. Черняевада эшлиләр.

Яңа Чишмә районында яшәү урыны буенча 49 чит ил кешесе яши, шул исәптән икесе – гражданлыгы булмаган затлар. Алар арасында Әрмәнстаннан – 18, Үзбәкстаннан – 11, Азәрбайҗаннан – 5, Таҗикстаннан – 6, Төркмәнстаннан – 3, Украинадан һәм Казахстаннан 2шәр кеше бар.

Вакытлыча яшәүгә 7 чит ил кешесе рөхсәт алган. 2021 елның 5 аенда 12 чит ил кешесе Россия Федерациясе гражданлыгы алган.

Ел дәвамында миграция законнарын бозу фактларын ачыклау буенча 62 чара үткәрелгән, хокук бозулар өчен 6 адм. беркетмә төзелгән.  

Яңа Чишмә районы территориясендә чит ил гражданнары күпләп яши торган урыннар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев