Яңа Чишмә районында «Бердәм Россия» партиясенең праймеризы узды
30 майда Яңа Чишмә районында «Бердәм Россия» партиясе праймеризында 1699 сайлаучы тавыш бирде.
Бу хакта район башлыгы урынбасары Надежда Попкова хәбәр итте.
Тагын 500дән артык кеше 24 майдан 30 майга кадәр узган электрон тавыш бирүдә катнашкан.
Хисап участокларының бишесендә дә тавыш бирү санитар куркынычсызлык чараларын үтәп, тәртип бозуларсыз үтте.
Тулаем алганда, Татарстан буенча алдан тавыш биреп карауда 380 меңгә якын сайлаучы катнашты.
Праймериз нәтиҗәләре буенча, сайлаучылар фикеренә таянып, «Бердәм Россия» партиясе Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеген формалаштырачак. Исемлекләр 19 июньдә «Бердәм Россия» партиясе съездында расланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев