Яңа Чишмә районында бүген "Җәяүле" ункөнлеге башланды
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында бүген "Җәяүле" ункөнлеге башланды

15 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Җәяүле» дип аталган профилактик чаралар уза.

2020 елның сентябрендә Татарстанда һәр өченче ЮТҺ җәяүлене бәрдерү аркасында килеп чыккан. Өстәвенә, аларда һәлак булучылар саны арткан (быел - 19, үткән елның шул ук чорында -11).

Моннан тыш, сентябрьдә җәяүлеләрне тәүлекнең караңгы вакытында бәрдерү сәбәпле 15 кеше һәлак булган. Күпчелек очракта бу - яктылыкны кире кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр.

Чаралар җәяүлеләр катнашында ЮТҺ травматизмын профилактикалау максатыннан үткәрелә.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрнең Юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезеләнгән җәяүлеләр юлның машиналар йөри торган өлешеннән чыкканда, юл тамгалары һәм юл билгеләре белән билгеләнгән җәяүлеләр кичүендә, көйләнми торган (нерегулируемый) җәяүлеләр кичүендә, шулай ук көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә, светофорның тиешле сигналы булган очракта, транспорт чаралары алдында өстенлеккә ия булуларын исләренә төшерә.  Көйләнми торган җәяүлеләр кичүе янына килгәндә, машина йөртүче тизлекне киметергә, ә кирәк булган очракта, юл аркылы чыгу урыннарында булган җәяүлеләрне үткәрү өчен, аларга юл аркылы чыгу урыннарын куркынычсыз үтү  мөмкинлеге биреп, туктарга тиеш.


Нет комментариев