Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында эпидемиологик хәл начарлана

Татарстанда коронавирус белән авырауда эпидемиологик хәлнең начараюы күзәтелә.

12 октябрьгә 28 меңнән артык COVID-19 очрагы теркәлгән. Үлем белән тәмамланган очраклар саны 805кә җиткән, соңгы атнада 47 кеше үлгән.

Яңа Чишмә районында атнага 3 яңа зарарлану очрагы (ә сентябрь аенда 8 очрак) лаборатор рәвештә расланган. Шулай ук атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 41 очрагы теркәлгән, 18 кеше стационарда дәвалана, шуларның 8е - Чистайның ковид госпиталендә. 100 дән артык кеше ОРВИ белән авыраган.

Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Барлыгы 8700 доза кайткан, 7770 кеше прививка ясаткан, вакцина запаслары бар. Вакцинацияне узмаган район халкын РҮХ поликлиникасына һәм ФАПларга мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Исегездә тотыгыз, прививка авыру ихтималын һәм аның авыр үтүен, шулай ук үлем очракларын киметә. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Шулай ук укучыларыбызны искәртәбез: вазгыять начарлану сәбәпле, ТР буенча Роспотребнадзор карары белән мәҗбүри вакцинация кертелде.

60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, транспорт, төзелеш, авыл хуҗалыгы оешмалары, хокук саклау органнары, дәүләт хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү, сәүдә, җәмәгать туклануы, банк, почта, ТКХ өлкәсе хезмәткәрләре мәҗбүри вакцинация үтәргә тиеш.

 Мәҗбүри вакцинация исемлегенә кертелгән хезмәткәрләр 9 ноябрьгә кадәр прививка ясатырга мөмкин (беренче прививканы булса да). Югыйсә алар эштән читләштереләчәк. Коллективларда хезмәткәрләрнең 80 проценты прививка ясатырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев