Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында хәмер сату кимегән

2020 елның апрель-май айларында ваклап сату әйләнешеннән 15 литрга якын легаль булмаган хәмер алынган.

Яңа Чишмә районында хәмерне сату белән 43 сәүдә объектында 19 оешма шөгыльләнә, район үзәгендә – 12 коммерцияле оешма, авыл җирлекләрендә - 12 «Татспиртпром» ААҖ челтәре, 19 -  коммерцияле.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2020 елның 4 аенда 5,1 мең дал алкоголь сатылган (2019 елда – 5,6 мең дал). Сату 10 % ка кимегән, шул исәптән 5% ка - фирма челтәре буенча (0,7 мең дал, 2019 елда 0,8 мең дал булган). Коммерция структуралары тарафыннан 4,4 мең дал сатылган (узган ел 4,9 мең дал) - 10 % ка кимегән.
Кертелә торган алкоголь 11% ка, җан башына сату 4 литрга кимегән, 2019 елның беренче 4 аенда 4,3 литр (92%) булган.
Агымдагы елның 1 кварталында ваклап сату буенча ТР районнары рейтингында район 21 урында (2019 елда-23нче).
Гыйнвар-апрель айларында Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре 13 тикшерү үткәргән, шул исәптән берсе эчке эшләр бүлеге белән берлектә, 11 очракта 12 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аерым алганда: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә бозу – 4 очрак (ШЭ Иванова О. И., ШЭ Пасичник Т. В., «Статус+» ҖЧҖ, ШЭ Бәдгетдинов А. Ф.); алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау (ШЭ Иванова О. И., ШЭ Пасичник Т. В., ШЭ Харисова Л. Х., ШЭ Бәдгетдинов А. Ф.); яраклылык срогы чыккан хәмерне сату-3 очрак (ШЭ Минаева Н.Б., ШЭ Гайнатуллина Г.Г., ШЭ Әдиуллина А. Х.). Чыгарылган 10 административ карар буенча штрафлар салынган (гомуми суммасы 102 мең сум). Ваклап сатудан 14,8 литр легаль булмаган хәмер (2019 елда – 1,5 литр) тартып алынган.
«Халык контроле» ГИСкә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 6 мөрәҗәгать кергән, шуларның 3се расланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев