Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында хәмерне күбрәк сатып ала башлаганнар

Гыйнвар-февраль айларында җан башына алкоголь сату 2,1 литр тәшкил иткән (узган ел дәрәҗәсенә карата 118%).

Алкоголь 41 сәүдә объектында 19 оешма тарафыннан сатыла: район үзәгендә – «Татспиртпром» АҖ челтәренең бер кибетендә һәм коммерция оешмаларының 12 кибетендә,  авыл җирлекләрендә «Татспиртпром» АҖнең 13 объектында, «Яр Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнең  (Татпотребсоюз) - 2 һәм 13 коммерция оешмалары тарафыннан сатыла. Яңа Иванаево авылында урнашкан сәүдә объектында «Бальзам» ҖЧҖ алкоголь продукциясен ваклап сату эшчәнлеге туктатылган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2022 елның беренче ике аенда алар тарафыннан 2,7 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган (2021 елның гыйнвар-февраль айларында - 2,3 мең дал) үсеш - 18%. Фирма челтәре буенча сату 23% ка кимегән - 0,4 мең дал (2021 елда 0,5 мең дал). 
 Коммерция кибетләре тарафыннан 25 %ка күбрәк сатылган - 2,2 мең дал (узган ел 1,8 мең дал) Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан 0,04 мең дал сатылган. 
Читтән кертелә торган алкоголь буенча сату күләме – 17 %ка, читтән кайтарылган аракыны сату күләме - 7 %ка арткан. ТРда җитештерелгән алкоголь һәм аракыны сату 18 һәм 15 процентка арткан. Җан башына 2,1 литр сатылган (узган елның гыйнвар дәрәҗәсенә карата 118 %).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев