Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында кибетләрдән 23 литрга якын легаль булмаган хәмер алынган

2021 елның биш аенда районда алкоголь продукциясен сату 11 процентка кимегән.

Яңа Чишмә районында алкоголь 16 оешма 40 сәүдә объектында: район үзәгендә – 11 коммерцияле оешма һәм «Татспиртпром» АҖ ваклап сату челтәренең 1 сәүдә объекты, авыл җирлекләрендә - 11, икесендә - Татпотребсоюз челтәре һәм 15 коммерциячел булмаган оешма тарафыннан сатыла.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2021 елның 5 аенда 5,7 мең дал алкоголь сатылган (2020 елда – 6,5 мең дал). Сату 11 % ка кимегән. Фирма челтәре буенча сату 35 % ка арткан-1,2 мең дал (2020 елда 0,9 мең дал). Коммерция структуралары тарафыннан 4,5 мең дал сатылган (узган ел 5,5 мең дал), кимү - 19 % ка.

Читтән кайтарылган алкоголь сату - 13% ка, читтән кертелә торган аракы - 14% ка, ТРда җитештерелгән алкоголь һәм аракы - 11 һәм 12 % ка кимегән. Җан башына сату да кимегән - 4,6 литр (узган елның 5 ае белән чагыштырганда 92 %).

Бу елның биш аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан 12 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән берсе эчке эшләр бүлеге белән берлектә, 10 очракта 10 хокук бозу очрагы ачыкланган. Аерым алганда: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә - 4 факт; яраклылык вакыты чыгу – 2 факт; алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау – 4 очрак һәм өйдә эшләнгән спиртлы продукцияне сатуның 1 факты. 7 административ карар буенча штрафлар салынган (гомуми суммасы 99 мең сум), 2се буенча кисәтү чыгарылган. 5 ай эчендә 22,67 литр легаль булмаган хәмер (2020 елда 14,8 литр) ваклап сату әйләнешеннән алынган.

«Халык контроле»нә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 8 мөрәҗәгать керган, шуларның 2се расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X