Бу бик мөһим мәсьәлә, чөнки җир салымы һәм мөлкәткә салым акчалары авыл җирлекләре бюджетларына мөһим проблемаларны хәл итү өчен бара.
25 октябрьгә җир салымы 3,4 млн. сум күләмендә җыелган (43,4%). Черемухово (67,6%), Акбүре (56,1%), Зирекле, Әдәмсә (50-52%) АҖдә салым җыю яхшы бара, ә менә Красный Октябрь (30%), Яңа Чишмә (33,4%), Петропавел, Акъяр һәм Чабаксар (35-36%) АҖендә күрсәткечләр түбән.
Милеккә салым 1 млн. 264 мең сум күләмендә җыелган (барлык сумманың 27,8%ы). Черемухово (55%), Акбүре (48%), Әдәмсә (47%), Шахмай (44,5%) АҖдә күрсәткечләр яхшы. Буревестник (12,8%), Архангел (14,5%), Красный Октябрь (17,3%), Ленино һәм Зирекле (20-21%) АҖдә түләүләр уртача район күрсәткеченнән түбәнрәк.
Транспорт салымы 4 млн. сумнан аз гына артык (30%) тәшкил итә. Петропавел (44,6%), Акбүре (42,7%), Архангел һәм Әдәмсә (37-38%) АҖдә җыю күрсәткечләре уртача район күрсәткеченнән югары. Чабаксар (15,8%), Буревестник (16,3%), Зирекле һәм Тубылгытау авыл җирлекләре калышалар.
Нет комментариев