Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында «Сәләтле балалар» муниципаль программа нәтиҗәле тормышка ашырыла

2020 - 2021 уку елында республика олимпиадаларында катнашкан район мәктәпләре укучылары 6 призлы урын яулаган.

«Сәләтле балалар» максатчан программа эшенең нәтиҗәлелеге турында сөйләгәндә, район башкарма комитет җитәкчесенең социаль сәясәт буенча урынбасары Александр Еронтьев болай диде: «Программаның максаты - балаларның сәләтләрен үзвакытында күрү һәм аны үстерүдә аларга дөрес һәм кирәкле белем бирү. Безнең районда горурланырлык укучылар байтак.

Быелгы фән олимпиадаларында нәтиҗәле катнашкан укучылар:

Александр СКОКОВ ТИН (ОБЖ) буенча үткәрелгән Бөтенроссия олимпиада призеры (Яңа Чишмә урта мәктәбе, укытучысы В. А. Чернышев);

Земфира Таһирова - татар һәм рус телләре буенча ике олимпиада призеры (Зирекле лицее, укытучылары Р. М. Газыймова, Г. Г. Мостафина);

Рузил ЗАРИПОВ - Татар теле буенча олимпиада призеры (Шахмай мәктәбе, укытучысы К. К. Гыйльманова);

Лилия САТТАРОВА - татар теле буенча олимпиада призеры (Шахмай мәктәбе, укытучысы Г. Г. Галләмова);

Гөлгенә МУСИНА - татар теле буенча олимпиада җиңүчесе (Яңа Чишмә гимназиясе, укытучысы Г. Ю. Гафиятова).

«Моннан ике ел элек районда олимпиада призерлары бары тик икәү генә иде, «Сәләтле балалар» муниципаль программаның гамәлдә булу нәтиҗәсендә аларның саны артты. Без укытучыларга һәм балаларның әти-әниләренә рәхмәтле, алар ярдәме белән балалар яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.

Мәгариф министрлыгының югары уку йортлары белән берлектә үткәрелә торган, инде традициягә әверелгән региональ фәнни-гамәли конференцияләре һәм конкурс чаралары зур әһәмияткә ия. Әлеге конференция һәм олимпиадаларның эчтәлеге, аларның югары дәрәҗәдә оештырылуы укучыларыбызның анда актив катнашуын тәэмин итә. Чараларда катнашучылар арасында  яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә бар: республика конференцияләре һәм интеллектуаль конкурсларда 19 укучы җиңү яулады һәм 35е призер булды», - дип ассызыклады Александр Еронтьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев