Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында терроризмга каршы көрәш буенча айлык бара

Әлеге айлык кысаларында мәктәпләрдә «Бесландагы фаҗига - мәңгелек яра» дип исемләнгән хәтер дәресе һәм «Тормыш тамчысы» акциясе; православие храмнарында теракт корбаннарына гыйбадәт кылу; мәктәп укучыларының ЮХИДИ һәм ГТХМ хезмәткәрләре белән терроризмга каршы көрәш темасы буенча очрашуы, китапханәләрдә күргәзмәләр, бу тема буенча укучылар тарафыннан белешмәлекләр һәм буклетлар әзерләү һәм башка бик күп чаралар планлаштырылган иде. Аларның бер өлеше инде үткәрелгән, икенчесе район үзәгендә һәм авылларда сентябрь ахырына кадәр узачак. Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында шулай ук мини-футбол һәм йөзү буенча ярышлар, «Без бөтен дөньяда тыныч булсын өчен» дигән флэшмоб оештырылачак.

3 сентябрьдә Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов һәм Тубылгы Тау авылы имамы Гарәфетдин хәзрәт Тубылгы Тау мәктәбе укучыларын авыл мәчетенә чакырып, «Экстремизм - җәмгыятьтә тискәре һәм куркыныч күренеш» темасына әңгәмә үткәргәннәр.

18 сентябрьдә Чуаш Чабаксары авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате узачак, анда яшьләр һәм яшүсмерләргә теракт вакытында үзеңне ничек дөрес тотарга, сәламәтлеккә зыян килергә мөмкин булган ситуациядән ничек чыгарга кирәклеге турында сөйләячәкләр. Чарада катнашучылар Россиядә һәм чит илләрдә терроризмга каршы көрәш турында документаль фильм караячаклар, викторина сорауларына җавап бирәчәкләр һәм аларга буклетлар да таратылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев