Яңа Чишмә районында туган тел тигез хокуклылыкта һәм халыклар дуслыгында үсә
ТР дәүләт телләре турындагы закон нигезендә безнең республикада рәсми икетеллелек гамәлдә. Яңа Чишмә районында телләр турындагы закон ничек үтәлә соң, бу турыда әңгәмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең мәдәният һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк сөйләде.
- Валентина Николаевна, ике теллелек турындагы законнарны үтәү кысаларында безнең районда ниләр эшләнә?
- Беренчедән, районның барлык учреждениеләрендә рәсми исеме язылган табличкалар Татарстанның ике дәүләт телендә рәсмиләштерелгән. Мондый элмә такталар барлык 53 мәдәният учреждениесендә, 38 - мәгариф, 4 – физкультура һәм спорт, 135 медицина учреждениесендә бар. Район башкарма комитеты урам, торак пункт исемнәре язылган аншлаглар һәм күрсәткечләр, кибеттә элмә такталар, юл билгеләре һ. б. ике дәүләт телендә булуын контрольдә тота. Бүгенге көндә аларның законга туры килүе бездә 100 % ка якынлаша. Авыл җирлекләре сайтларында һәм район порталында яңалыклар, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча рәсми җаваплар ике телдә бирелә, ә норматив-хокукый документларны урнаштыруны шул рәвешле 100% ка җиткерергә планлаштырабыз.
Районда барлык мәдәни чаралар мәҗбүри рәвештә ике дәүләт телендә алып барыла. Бер милләт вәкилләре генә яшәгән җирләрдә клубларда, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чаралар туган телләрендә уза. Концертларга ике телдә дә номерлар: җырлар, шигырьләр, постановкалар кертү-мәҗбүри үтәлә. Рус һәм татар әдәбияты классиклары А.Пушкин һәм Г. Тукай иҗаты буенча төрле чараларда (әдәби кичәләр, театр фестивальләре) төрле милләт балалары актив катнаша. Авыл клублары каршында балалар һәм олылар җыр ансамбльләре, театр коллективлары эшли, аларның эше туган телне һәм мәдәниятне саклауга юнәлдерелгән. Халыкара туган тел көне кысаларында мәдәният учреждениеләрендә дә, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да икетеллелекне үстерүгә багышланган күп кенә чаралар үткәрелә.
- Әлбәттә, республиканың ике дәүләт телен дә балачактан ук өйрәтергә кирәк. Районда билингваль белем бирү өчен нәрсә эшләнә?
- Балалар бакчаларында балалар өч УМК (укыту-методик комплексы) белән шөгыльләнәләр: рус телле балалар өчен «Татарча сөйләшәбез», татар телле балалар өчен «Рус телен өйрәнәбез» һәм «Туган телдә сөйләшәбез». Тәрбияләнүчеләр төрле конкурсларда катнашалар: туган телдә шигырь укучылар «Шигърияттә тылсымлы мизгелләр» (районда) «Тукай иленә сәяхәт» (республика буенча). Ел саен бер балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар

бакчасы» республика конкурсында катнаша. 2018 елда Яңа Чишмә "Алтын ачкыч" балалар бакчасы аның җиңүчесе булды һәм 500 000 сумлык грант алды.
- Мондый тәрбия үз җимешләрен бирәдер, мөгаен. Туган телне саклауда һәм үстерүдә балаларның һәм педагогларның уңышлары нинди?
- Һичшиксез, балалар республиканың дәүләт телләрен өйрәнүдә уңышка ирешәләр. Ел саен безнең балалар туган тел буенча республика олимпиадасы финалында призлы урыннар яулыйлар. Быел өченче ел рәттән Зирекле лицееның 11 сыйныф укучысы, 2018 елда татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада җиңүчесе Әлфинә Зарипова (укытучысы А.Р. Зарипова) булды. Икенче призер-гимназиянең 8 сыйныф укучысы Гөлгенә Мусина (укытучысы Гафиятова Г.Ю.). 11 сыйныф укучысы Полина Любимова КФУ каршындагы рус теле буенча төбәкара олимпиадада - 1, беренче китап басучы Иван Федоровка багышланган студентлар һәм мәктәп укучыларының республика олимпиадасында 2 урынны яулады
(укытучысы Бутина А.И.). Рус теле буенча республика фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм конкурсларда уңышларга ирештеләр: гимназиядән Розалина Гыймадиева (укытучысы Вафина Г.А), Зирекле лицееннан Диана Гаффарова (Мостафина Г. Г.), Ленино мәктәбеннән Екатерина Тихонова (Лаврова Л. Н.). Яруллин исемендәге НПКда Тубылгы Тау авылыннан Мәрьям Әшрапова җиңүче булды, Данияр Хөсәенов (укытучысы Хәлиуллина Г.Р.) - призер, Рузилә Хәйруллина И. Хальфин исемендәге НПК призеры (Шахмай мәктәбе, Гыйльманова К.К.).
- Районда яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга нинди иҗтимагый оешмалар үз өлешен кертә?
- Андыйлар безнең районда күп. Бу милли-мәдәни автономияләрнең район бүлекчәләре: чуаш, татар, рус, керәшен оешмалары, әрмән диаспорасы, Бөтендөнья татар конгрессы, "Ак калфак"татар хатын-кызлары оешмасы район бүлекчәләре. Алар белән бергә Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенең бүлекчәсе булган Халыклар дуслыгы йортында фикер алышырлык нәрсәләр бар. Аралашу (түгәрәк өстәлләр, киңәшмәләр, мәдәни чаралар) милләтләрне мәдәни һәм мәгариф алмашу, үз мәдәниятеңне үстерү һәм гореф-гадәтләрне үзара интеграцияләү аша берләштерергә ярдәм итә. Мондый мәйданчыкта барлык милләт вәкилләре дә бер үк вакытта хуҗалар да, кунаклар да булып тора. Ә туган телләрнең уңышлы үсеше бары тик бер-береңә хөрмәт һәм дуслыкта яшәүче халыкларның тигез хокуклылыгы булганда гына мөмкин.

Сорауларны Ольга ИВАНОВА бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев