Яңа Чишмә районында учак кабызу тыела
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре корыган үләннәрне, чүп-чарлар яндыруга юл куймас өчен район буенча профилактик рейдларны дәвам итәләр.
2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда чүп-чар һәм коры үлән яндыру, учак кабызу һәм мангалларда ризык әзерләү тыела.
Исегезгә төшерәбез, әлеге карарны бозучыларга штраф каралган:
гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 15000 сумнан 30000 сумга кадәр; юридик зат булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеге башкаручыларга - 30000 сумнан 40000 сумга кадәр; юридик затларга - 200000 сумнан алып 400000 сумга кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев