Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләре старт алды

Район игенчеләренә 50 мең гектарга якын бөртекле һәм техник культуралар җыеп аласы бар.

Игенчеләр өчен иң җаваплы чор -  урак өсте җитте. Агымдагы елда бөртеклеләрдән ярыйсы гына уңыш үстерелгән -  кайбер  хуҗалыкларда биологик  уңдырышлылык гектарыннан 30-35 центнер  тәшкил итә. Һәм менә боларның барысын да югалтуларсыз җыештырып алырга кирәк.

ң гектарга якын бөртекле, бөртекле-кузаклы һәм техник культуралар җыеп аласы бар. Шул исәптә 4300 гектар арыш, 8130 гектар көзге бодай, 10 мең гектар сабан бодае, 12,7 мең гектар арпа, 3100 - солы, 420 - борчак, 300 - вика, 480 гектар бөртеккә кукуруз. Әле тагын 9,5 мең гектар мәйданда техник культуралар да бар, алар арасында рапс - 4570, бөртеккә көнбагыш - 2500, горчица - 1900 һәм җитен - 600 гектар.

 Комбайннарның техник яктан әзерлеге начар түгел, алар бар да, нигездә, кадрлар белән тәэмин ителгән.

Урып-җыю чорында комбайннарның герметиклыгына аеруча игътибар итү сорала, аларны янгынга каршы саклау чаралары (ут сүндергечләр, комлы әрҗәләр һ.б.) белән җиһазландыру да кирәк. Бу урып-җыю чорында бәла-каза булмасын өчен эшләнә.

Хәзер игенчеләр өчен иң киеренке чор һәм оптималь срокларда бөртеклеләрне җыеп алу өчен барлык комбайннарны да эшкә җигәргә кирәк. Белгечләр мәгълүматлары буенча, урдырылмаган бөртеклеләр көн саен 2-3 % ка чаклы дым югалта һәм, югалтуларны булдырмас өчен, аларны үз вакытында җыештырып алырга кирәк (22 июльгә арышның тамырда дымлылыгы 28-30 %, көзге бодайныкы 30-32 % тәшкил итә).

Алдагы еллардагы кебек үк чүпләнгән һәм орлыкка дип чәчелгән участокларны аерым урып-җыю юлы белән җыештырып алырга кирәк булачак. Шуңа да теземнәргә чабып салу өчен ургычлар әзер  булырга тиеш.

-Игеннәрне урып-җыюда 90нан артык комбайн катнашачак, ә барлык җыеп алынасы  мәйдан 50 мең гектарга якын һәм бу бик зур мәйдан. Район буенча  бер комбайнга булган йөкләнеш – 600 гектарга якын,  ә  “Закрома“ ҖЧҖдә ул 1200 гектардан артык, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов . -  Шуңа да игенчеләргә һәр аяз көн  һәм сәгатьтән файдаланып, игеннәрне оптималь срокларда җыеп алырга кирәк.

Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, үлчәү хуҗалыгын, киптерү һәм  сортларга аеру агрегатларын әзерләү буенча ахыргача хәл ителмәгән мәсьәләләр бар -  аларны да яңа уңыш кабул итүгә тулысынча әзерләргә  кирәк.

“Вәлиев Ф.Р.” КФХ һәм «Закрома» ҖЧҖ үз комбайннарын беренчеләрдән булып кырга чыгардылар (арышны теземнәргә чабып салу бара), ә “Козлова М.И.“ КФХда орлык өчен кындыракны – күпьеллык үләнне суктырганнар инде.

22 июль көнне «Вәлиев Ф.Р.» КФХда арыш суктыра башлаганнар.

... Басуда ике комбайн эшли иде, штурвал артында тәҗрибәле комбайнчылар, узган елларда бишкөнлек призерлары Михаил Козырев һәм Михаил Завалишин. Алар чабылган арыш теземнәрен җыялар. Ашлык ташуда намуслы КамАЗ шоферы Александр Степанов эшли.

- Бөртекле культураларны (130 гектар арыш, 135 гектар көзге бодай, 70 гектар арпа һәм 75 гектар берьеллык үләннәр) аерым ысул белән җыеп алырга планлаштырабыз, – ди КФХ башлыгы Фәргать Вәлиев. - Бездә киптергечләр юк, шуңа күрә теземнәргә салабыз һәм коры ашлык җыябыз.

Хуҗалыкта шулай ук бөртеккә  30 гектар кукуруз һәм 80 гектар күпьеллык үлән орлыкларын җыю планлаштырыла.

Безнең белән бергә кырда булган район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Леонид Богомолов һәм «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин фермерга урып-җыю эшләрен оптималь срокларда уңышлы башкаруларын теләделәр.

Арышны контроль суктыру гектарыннан 35 центнердан артык уңыш булуын күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев