Яңа Чишмә районында вакцинацияне 2500 гә якын кеше ясаткан
Яңа Чишмә районында гриппка каршы вакцинация дәвам итә.
30 сентябрьгә кайтартылган 1860 доза вакцинаның 1830ы файдаланылган (30 доза армиягә чакырылучыларга прививка ясау өчен калдырылган).
Балалар өчен кергән 650 доза вакцина мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендәге балаларга кулланылган.
Шулай итеп, район буенча вакцинацияне 2500гә якын кеше узган, ә прививканы 7700 кешегә ясау планлаштырыла. Балалар өчен киләсе вакцина октябрь урталарында, ә өлкәннәр өчен – октябрь азагында килер дип көтелә.
Исегезгә төшерәбез, вакцинация түләүсез үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев