Яңа Чишмә районында Яңа ел чараларына анонс
Барлык чаралар да Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәп үткәреләчәк
Яңа ел каникуллары - һәркем көтеп алган вакыт. Быел алар 14 көн – 28 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
9 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Яңа Чишмәдә шугалак ачылды. Атна дәвамында районның башка торак пунктларында да шугалаклар ачылачак.
17 декабрь - РМЙда опекун, күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм инвалид балалар, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләреннән сәләтле балалар өчен РИТЭК чыршысы.
23 декабрь - 15.00 сәгатьтә БСМдә шөгыльләнүчеләр өчен Яңа ел бәйрәме.
24 декабрь - сәләтле 270 бала өчен район башлыгы чыршысы
25 декабрь – 16 уку отличнигы, олимпиада призерлары һәм активистлар «Татнефть-Арена»га Казанга барачаклар.
25 декабрьдә 16.00 сәгатьтә РМЙ каршында халык күңел ачулары, фейерверк белән район чыршысын ачу тантанасы.
25 декабрьдән 28енә кадәр - татлы бүләкләр тапшырып мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәре.
26 декабрь - РМЙ каршында Яңа ел алды ярминкәсе һәм халык күңел ачулары.
31 декабрь – 20.00дән 23.00 сәгатькә кадәр АМЙ һәм РМЙда Яңа ел бал-маскарады, төрле яшьтәгеләр өчен дискотека һәм фейерверклар.
27 декабрьдән 31енә кадәр мәктәпләрдә укучыларны имтиханнарга әзерләү буенча профильле көннәр оештырыла.
28 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр 17 мәктәп яны лагерында 340 бала ял итәчәк. Аларны «Исәнме, кышкы лагерь!», «Кыш» викторинасы, «Эзтабар» спорт уены, рәсем конкурсы, шашка турниры, хезмәт десанты, саф һавада уеннар көтә.
Кышкы каникулда балалар һәм яшүсмерләр өчен барлык китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында мультфильмнар, әдәби викториналар, Яңа ел эшләнмәләрен һәм Раштуа открыткаларын ясау, балалар рәсеме күргәзмәләре, ә кичке вакытта дискотекалар, бильярд уены, ял кичәләре оештырыла. Балалар белән мәдәният һәм ял паркында, Ленин урамындагы скверда һәм Яңа Чишмәдә РМЙ мәйданында социаль өлкә хезмәткәрләре чаралар уздырачак.
Каникуллар вакытында сәгать 12дән төнге 11гә кадәр РМЙ кинозалы эшләячәк. Авылларда күчмә кино күрсәтү оештырыла. Кино җайланмалары булган клубларда да нәфис һәм мультипликация фильмнары күрсәтеләчәк.
4-8 гыйнварда - йөзү, бадминтон һәм футбол буенча спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен ярышлар
«Жемчужина» бассейны барлык бәйрәм көннәрендә эшләячәк.
14 гыйнварда 18.00 сәгатьтә - АМЙ һәм РМЙ артистлары катнашында «Иске Яңа ел» хәйрия концерты. Концерттан кергән акчалар Яңа Чишмә Изге Троица чиркәвенә тапшырылачак.
Учреждениеләрдә Яңа ел бизәлешенә керештеләр. Биналарны, керү төркемнәрен, чыршыларны бизәүдән тыш, биналарда фотозоналар бизәләчәк. Кар шәһәрчекләре төзү планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, катлаулы санэпидвазгыятькә бәйле рәвештә, барлык бәйрәм чаралары да Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәп узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев