Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында ягу - җылыту сезонына әзерләнә башладылар

2020-2021 еллардагы ягу сезонының ничек үтүе һәм яңа ягу - җылыту сезонына әзерлек турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов мәгълүмат бирде.

Яңа Чишмә районында барлыгы 264 җылыту системасы эксплуатацияләнә. Шулардан үзәк клуб системасына 25, район мәгариф бүлегенә – 36, РҮХгә – 6, балалар сәнгать мәктәбе һәм музейга – 1әр объект тоташтырылган, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП 6 объектка хезмәт күрсәтә. Калган объектлар сәүдә, төзелеш һәм авыл хуҗалыгына карый.

2020-2021 елларның ягу сезонына 5,5 млн. сумнан артык акча тотылды. Акча казаннарны алмаштыруга, проектларны әзерләүгә, җылылык трассасын ремонтлауга, казаннарга техник хезмәт күрсәтү килешүләрен түләүгә, автоматикага һ. б. сарыф ителде.

Узган ягу сезоны, гомумән алганда, салкын булды, кайчакларда температура 30 градустан түбәнрәк төште. Җиһазлар һәм челтәрләр штат режимында эшләде, әмма кайбер тискәре моментлар да булды. Болар: Акбүре мәдәният йортында мич ватылу, йөзү бассейнының су белән тәэмин итү системасыннан су агып китү, Сөлчәбаш клубында җылыту системасы туңу, район үзәк хастаханәсенең ризык пешерү блогында туңган җылыту батареяларын эретү.

Җитешсезлекләрне оператив рәвештә бетерү җитди аварияләргә юл куймаска мөмкинлек бирде, объектларны җылылык белән тәэмин итү бозылмады.

Шуңа бәйле рәвештә учреждение җитәкчеләренең игътибарын әлеге фактларга юнәлтергә һәм хезмәт күрсәтүче персоналның эшен вазыйфаи инструкцияләр нигезендә оештырырга кирәк.

Хәзергесе вакытта 2021-2022 елларның ягу сезонына әзерлек бара. Котельныйларны сүндереп торырга, казаннарга, инженерлык системаларына һәм барлык җиһазларга ревизия ясарга, дефект ведомостьларын төзергә, ягъни ниләр эшләргә, нәрсәләр сатып алырга, кайсы объектларда ремонт кирәклеген һ. б. язып куярга кирәк.

Котельныйларны, җиһазларны ремонтлауны, куркынычсызлык автоматикасын алыштыруны, барлык социаль объектларда да җылыту системаларын юдыртуны июль уртасына төгәлләргә кирәк. Хезмәт күрсәтүче персоналга аттестация үткәрүне август башына тәмамларга кирәк. Шул ук вакытка газга лимитлар рәсмиләштерергә һәм котельныйларның әзерлек паспортларын тикшерергә кирәк.

Ремонт эшләре барышында һәм сезонга әзерлек вакытында  төтен юлларын, сигнализаторларны, счетчикларны, җиргә тоташтыру контурларын тикшерүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Агымдагы елда клуб һәм белем бирү учреждениеләрендә искергән мичләрне алыштыру башланачак. Барлыгы - 28 мич һәм алар этаплап алыштыру планына кертелгән.

Барлык җаваплы хезмәтләрнең һәм бүлекләрнең кирәкле чараларны үзара аңлашып, планлы рәвештә һәм, әлбәттә, тиешле финанслау белән башкаруы  2021-2022 елларда ягу сезонын өзеклекләрсез һәм аварияләрсез үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев