Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында яшәүчеләрне «Донбасска-китаплар» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакыралар

ДНР һәм ЛНР балалары өчен матур әдәбият, уку-укыту китапларын җыю игълан ителде.

ДНР һәм ЛНР балалары өчен китаплар җыю буенча «Донбасска-китаплар» Бөтенроссия акциясе 2 апрельдә билгеләп үтелгән «Халыкара балалар китабы көне» алдыннан старт алды. Ул «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бу хакта Үзәк китапханә системасы директоры Светлана Мартышова хәбәр итте.   

Акция  12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Балалар өчен рус телендә язылган, яхшы хәлдәге китаплар (сәнгать әсәрләре, мәктәп дәреслекләре, фәнни китаплар, сабыйлар өчен китап-уенчыклар, балалар һәм яшүсмерләр өчен махсуслаштырылган әдәбият) кабул ителә.

Аларны Яңа Чишмә үзәк китапханәсендә (Яңа Чишмә авылы, Заливная ур., 4 йорт), авыл китапханәләрендә тапшырырга мөмкин.

Район халкын акциядә катнашырга чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев