Яңа Чишмә районында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучы 5 кеше ачыкланды
Соңгы көннәрдә Яңа Чишмә районында полиция хезмәткәрләре тарафыннан урамнарда патрульлек итү көчәйтелде.
Көндез дә, кичен дә тә полиция хезмәткәрләре район халкының Россия территориясендә кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимына ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын тикшерә.
Документлардан тыш, машина йөртүчеләрнең белешмә, пропуск, кем кая нинди максат белән баруларына смс - рөхсәтләре булуы да ачыклана.
Күп кенә яңачишмәлеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын үти һәм кичектергесез эшләр буенча гына – даруханәгә, хастаханәгә, якындагы кибетләргә һ.б. бара, тик урамда болай гына йөрүчеләр дә бар – кая һәм ни өчен барганын аңлата алмыйлар (нигездә, яшьләр).
Полиция хезмәткәрләре гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү чорында саклану чаралары турында искәртә һәм район халкын өйдә калырга өнди.
Кызганычка каршы, барлык кешеләр дә үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәүне мәҗбүри дип санамый.
14 апрельгә районда режимны бозуның 5 очрагы ачыкланды, дип хәбәр итте безгә ЭЭБ начальнигы Эдуард Жирнов. Күп кенә закон бозучыларны беренче тапкыр кисәтәләр, беркетмәләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын кабат бозганда гына төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев