Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районында үзара салым акчалары ничек үзләштерелә

Үзара салым акчаларының яртысыннан артыгы юлларны һәм урамнарны төзекләндерүгә бара

Бу көннәрдә Яңа Чишмә районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым акчаларын куллану буенча планлаштырылган эшләр төгәлләнеп килә. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова безгә акчаларның кайда һәм ничек файдалануы турында сөйләде.

- 1 октябрьгә, узган елда калннарын исәпкә алып, 18 млн. 491 мең сум күләмендә үзара салым акчасы бар. Шуларның 7 млн. 451 мең сумы башкарылган эшләр һәм хезмәтләр өчен күчерелгән, ягъни барлык сумманың 40% ы. Үткәрелгән торглар һәм конкурслар буенча тагын 7,2 млн. сум акча лимитта тора. Бу очракта эшләр һәм хезмәтләр төгәлләнү стадиясендә, әмма комиссия тарафыннан кабул ителмәгән әле.

Файдаланылмаган 3 млн. 850 мең сум күләмендәге акча, нигездә, юлларны һәм урамнарны кардан чистарту һәм карап тоту, шулай ук су белән тәэмин итү системаларына хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән.

- Надежда Ивановна, үзара салым акчасы нинди эшләргә юнәлтелә?

- Нигездә, бу акчаларның 50% тан артыгы (9,2 млн.сум), җирлекләрдәге урамнарга һәм юлларга вак таш җәюгә, 2,2 млн. сум чамасы (13% тан артык) кышын юлларны кардан чистартуга, чүп үләннәрен чабуга һәм юлларны карап тотуга, су белән тәэмин итү системаларына хезмәт күрсәтүгә, ЗСО (санитар – сак зоналарын  коймалау - 1,8 млн. сумнан артык (11%), калган суммалар – энергия саклаучы лампалар сатып алуга һәм алыштыруга, күперләрне, чишмәләрне, контейнер мәйданчыкларын, зиратларны ремонтлауга һәм башка кичектергесез авыл ихтыяҗларына.

- Нинди җирлекләр акчаны тулысынча үзләштерделәр?

- Акъяр, Акбүре, Архангел, Буревестник, Екатерина, Яңа Чишмә авыл җирлекләре планлаштырылган эшләрнең барлык төрләрен дә башкардылар, калганнары да, Тубылгытау һәм Шахмай АҖдән кала, эшләр тәмамлану алдында.

- Сәбәп нидә?

-Эш шунда ки, әлеге җирлекләрдә юлларга вак таш җәю өчен подрядчыны билгеләү процедурасы барышында, конкурсны Самара өлкәсеннән «Амбрелла» ҖЧҖ отты. Алар белән контракт төзелде, әмма подрядчы намуссыз булып чыкты һәм әлегәчә эшкә керешмәде. Авыл җирлекләре башлыклары ягыннан дәгъва хатлары җибәрелгән һәм «неустойка» өчен штрафлар куелган, әмма «Амбрелла» ҖЧҖ эшләрне башкарырга ашыкмый, бары вәгъдә генә.

- Тиздән җирлекләрдә янә үзара салым мәсьәләләре буенча җыеннар башланачак.

- Әйе, октябрьнең икенче яртысыннан һәм ноябрьдә мондый җыеннар үткәрү планлаштырылган. Халык белән бергә мөһим мәсьәләләрне билгеләп,  2021 елда үзара салым акчалары хисабына аларны алга таба үтәргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев