Яңа Чишмә районының Акъяр авылында мәчет төзелеше тулы куәткә бара
Әле күптән түгел генә Акъяр авылында яңа мәчет төзү турында карар кабул ителгән иде һәм менә цоколь каты тулысынча ясалган.
Мәчет төзелеше авыл халкы һәм авылда туып-үскән, бүгенгесе көндә читтә яшәүче кешеләр тарафыннан җыелган хәйрия акчасына алып барыла, өстәвенә, җирле мәчетне төзегән вакытта миллион сумга якын хәйрия акчасы булган.
Авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин, эшләрнең гомуми бәясе 25 млн.сумга якын, дип сөйләде. Эшне Казанның төзелеш оешмасы алып бара. Быел цоколь катын кирпеч белән тышлыйсы кала һәм ул тулысынча әзер булачак. Беренче катны торгызуга, түбәне ябуга киләсе язда керешергә планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев