Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан тапшыруны төгәлләделәр

20 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыруны тәмамлады. Бу көнне 14 чыгарылыш сыйныф укучысы биология, берсе инглиз теле тапшырды.

Агымдагы елда 60 чыгарылыш сыйныф укучысының 53е рус теленнән мәҗбүри имтихан тапшырды (җидесе тапшырмаган, чөнки вузларга укырга керергә җыенмыйлар). Барлык 53 укучы да тиешле бусаганы узган - район буенча уртача балл 74. Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Наталья Урядникова, Яңа Чишмә гимназиясеннән Анна Бадяева һәм Полина Любимова 94шәр балл җыйган, Черемухово мәктәбеннән Дарья Медведева һәм Зирекле лицееннан Ринат Әхмәтҗанов 91әр балл җыйганнар.

Профильле математиканы 30 чыгарылыш сыйныф укучысы, информатиканы - 7, физика - 11, химия - 10, тарих - 7, җәмгыять белеме - 20, әдәбият һәм география буенча 1әр укучы имтихан тапшырган.

Барлык имтиханнар да Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында узды, имтиханнар вакытында бернинди хокук бозулар да булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев