Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының иң өлкән тыл хезмәтчәне 97 яшен билгеләп үтә

Бүген Акбүре авылында яшәүче Яңа Чишмә районының иң өлкән тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага - 97 яшь

Әдия әби Яңа Ибрай авылында туа, әти-әнисен бик иртә югалта, 5 яшеннән әби-бабай янында тәрбияләнгән. Сугыш башланганда аны дус кызлары белән бергә Горький шәһәренә эшкә җибәрәләр. Анда ул хәрби заводта, аннары госпитальдә санитарка булып эшли.
Сугыштан соң, бер ел үткәч, ул Акбүре авылыннан фронтовик Минзакир Шәйхетдиновка кияүгә чыга. Әдия әбигә, сигез бала тудыруга да карамастан, урман кисүдә, колхозда күп эшләргә туры килә. Чөнки гаиләне туендырырга кирәк була, Минзакиры сугыштан аяксыз кайта.
Хәзер Әдия әби Акбүре авылында кече улы Сәлим һәм килене Рәфисә гаиләсендә яши. Күп санлы туганнары - балалары, оныклары, оныкчыклары әбиләрен яраталар һәм аңа сәламәтлек, озын гомер телиләр. Котлауларга, изге теләкләргә авылдашлары һәм авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов та кушыла.
Әдия әби оныгы белән. Лариса Федорова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев