Яңа Чишмә районының өлкән яшьтәге кешеләренә волонтерлар ярдәм итәчәк
Яңа Чишмә районының барлык торак пунктларында 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар төркемнәре оештырылды.
Волонтерларның ярдәме өлкән яшьтәге кешеләр заявкалары буенча азык-төлек һәм дару препаратлары китерүдән гыйбарәт булачак.
Хәзер волонтерлар, кемнең нәрсәгә мохтаҗ икәнен ачыклау максатыннан, өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып йөреп чыгалар.
Азык-төлекне һәм даруларны китерү мәсьәләләре буенча өлкәннәр 8(84348) 2-21-54 (тәүлек буе) һәм 8(84348) 2-29-37 (8дән 17 сәгатькә кадәр) телефоннарына шалтырата алалар.
Районда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В. Н.Семеняк җитәкчелегендә волонтерлар эшен координацияләү буенча эшче төркем бар.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Роспотребнадзор белгечләре өлкәннәргә кибетләргә, даруханәләргә һәм башка учреждениеләргә баруны чикләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев