Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә районының ЮХИДИ инспекторлары: «Урам уен өчен урын түгел», - дип искәртәләр

Бала юл кагыйдәләренә өлкәннәрдән үрнәк алып өйрәнә.

Урамда үз-үзеңне тоту нигезләренә өйрәтү - балалар бакчасы һәм ата-аналарның бурычы, чөнки балалар нәкъ менә алардан үрнәк алалар.

Без балаларыбызны яратабыз һәм аларга бары яхшылык кына телибез. Без аларга: "Тукта, алда - юл! Машиналар йөргән урында уйнарга ярамый! Кулымнан тот, урам аркылы чыгабыз!», дибез.

Теләсә кайсы ата-ана, әби яки бабай нәкъ шулай диячәкләр дә. Бу - безнең балаларда юлда куркынычсыз тәртипне тәрбияләү планы.

 

 Хөрмәтле ата-аналар!  Исегездә тотыгыз!

Бала юл законнарына гаилә әгъзалары һәм башка өлкәннәрдән үрнәк алып өйрәнә. Бигрәк тә әти һәм әни үрнәге балагызның гына түгел, башка әти-әниләрнең дә юлда тәртипле тотуын өйрәтә.

Үзегездән башлагыз. Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бала беренче адымнарын ясаган вакытта гына башланмый шул, ә шактый иртәрәк – зурларның үз-үзләрен ничек тотуларын бик тиз истә калдыра.

Сез беренче тапкыр баланың кулыннан тотып яки коляскада урам аркылы чыгарга уйлыйсыз икән, иң элек сез үзегез дөрес адым ясарга тиешсез. Машиналар йөри торган юл аркылы чыкканда фәкать җәяүлеләр юлы аша гына чыгыгыз, светофорның яшел сигналына гына барыгыз.

Машиналар йөрү өлешеннән чыкканда, сөйләшүләрне туктатыгыз. Ашыкмагыз, йөгермәгез. Әгәр юлның икенче ягында дусларыгызны, сезгә кирәкле автобусны күрәсез икән, ул якка чыгарга ашыкмагыз, моның куркыныч булуын балагызга аңлатыгыз. Көйләнми торган чат аша чыкканда баланы транспорт хәрәкәте башлануын игътибар белән күзәтергә өйрәтегез. Балага машиналар аз булган юлда да саграк йөрергә кирәклеген төшендерегез, чөнки машина ишегалдыннан, тыкрыктан да килеп чыгарга мөмкин. Юлның машиналар йөрү өлешенә чыкканда сөйләшүдән туктагыз - юл аркылы чыкканда бала үзенең бөтен игътибарын юлга юнәлтергә кирәклегенә яраклашырга тиеш. Светофорның кызыл яки сары сигналына юл кермәгез.

Юлны «Җәяүлеләр кичүе» юл билгесе белән билгеләнгән урыннарда гына чыгыгыз. Автобус, троллейбус, трамвай, таксидан беренче булып чыгарга кирәк. Югыйсә, бала егылырга яки юлның машиналар йөрү өлешенә йөгерергә мөмкин. Баланы юлдагы хәлләрне күзәтүдә катнашуга җәлеп итегез: аңа борылырга әзерләнүче, зур тизлек белән баручы машиналарны һ. б. күрсәтегез.

Машиналар, үсеп утырган куаклар аркасында, алдан юлны карамыйча, юл аркылы чыкмагыз, бу зур хата һәм балаларның аны кабатлавына юл куймагыз. Юл аша чыгу кагыйдәләрен балагызга өйрәтегез. Аларны балагыз дөрес аңлыймы, әлеге белемнәрне реаль юл ситуацияләрендә куллана беләме – боларны тикшерегез. Моның өчен бер яклы һәм ике яклы хәрәкәт итү юлы аркылы җәяүлеләр кичүе аша бергәләп чыгуны планлаштырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев