Яңа Чишмә районының Зирекле авылы музеенда Өлкәннәр көненә багышланган чара булып узды
Чара Бөтендөнья өлкәннәр көне кысаларында узды.
1 октябрьдә Зирекле музеенда Бөтендөнья өлкәннәр көне кысаларында "Хәтер тамчылары" дип исемләнгән чара узды, анда якташыбыз, Казанда яшәүче Гөләндәм Абзалованың (1946 елгы) "Кичер мине, әнкәй, кичер" китабы, шулай ук безнең һәм Татарстанның башка районнарында һәм, хәтта Башкортостаннан җыелган бәетләрнең тугызынчы җыентыгы тәкъдир ителде, дип хәбәр иттеләр редакциягә Зирекле музееннан.
Ике китап та туган якны өйрәнүченең, музей киңәшчесе Мидхәт Гариф улы Газыймовның һәм аның хезмәттәшләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә дөнья күргән.
Китаплар быел җәй Казан шәһәренең "Школа" редакция-нәшрият үзәге тарафыннан авторларның һәм иганәчеләрнең үз акчалары хисабына нәшер ителгән.
Чарада Әлмәттән килгән кунаклар - Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Минзифа Әхмәтшина, тарихчы, туган якны өйрәнүче Әлфия Ямаева, шулай ук бәет авторлары, Чаллы Башы, Чертуш, Акъяр, Акбүре авылларыннан, Бакташ поселогыннан килгән шагыйрьләр, "Ак калфак"район иҗтимагый оешмасы әгъзалары катнашкан.
Бәйрәмне музей директоры Лидия Лотфуллина өлкән яшьтәге хөрмәтле кунакларны бәйрәм белән котлап нык сәламәтлек теләүдән башлап җибәргән.
Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов үзенең ничек итеп шигырьләр язуы турында сөйләгән (авторның абыйсы Залаков Әнвәр турындагы бәете 9 нчы “Хәтер тамчылары " җыентыгына кертелгән).
Авторлар – чара кунаклары Өлкәннәр көненә багышланган яңа шигырьләр укыганнар.
Мидхәт Газыймов Яңа Чишмә районындагы 17 авторның халык иҗаты һәм көнкүреше музее тарафыннан редакцияләнгән һәм чыгарылган 36 нчы китабы белән таныштырган. Әлеге китаплардан бәйрәмдә күргәзмә оештырылган.
Чертуш АМЙ директоры Рәмзия Мусина укыган бәеттә венгр-мадьярлар кулыннан һәлак булган 37 авыл кешесенең фаҗигасе чагылдырылган. Корбаннар арасында аның бабасы да булган.
Кәүсәрия апа Зәйнуллина Коръән сүрәләре һәм догалар укыган. Алар һәлак булган һәм вафат булган кешеләргә багышланган иде, һәркайсының фаҗигале язмышлары турында бәетләр китабы сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев