Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә терлекчеләренең 9 айга эш нәтиҗәләре уңай

Әмма күрсәткечләрне яхшырту өчен резервлар бар

Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башлыклары белән булып үткән чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 9 аенда терлекчелектәге эшкә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ башлыгы Татьяна Белоглазованы юбилее белән котладылар, Мактау грамотасы һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, ныклы сәламәтлек һәм алга таба да үз вазыйфасында нәтиҗәле эшләвен теләделәр.

Аннары район башлыгы коронавирус инфекциясе буенча профилактика чараларын катгый үтәү кирәклеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул полиция хезмәткәрләре һәм мобиль төркемнәр Роспотребнадзор рекомендацияләренең үтәлешен тикшерү өчен җәмәгать урыннарына, кибетләргә, мәдәният йортларына, мәктәпләргә даими күчмә рейдлар үткәрәчәкләрен ассызыклады. Бу тәкъдимнәрне (шуларның иң мөһиме – битлекләрне дөрес кию) аңламаучыларга һәм үтәмәүчеләргә штраф санкцияләре кулланылачак.

Терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә җентекле анализ белән Леонид Богомолов чыгыш ясады. 9 айда МЭТнең баш саны 2019 ел белән чагыштырганда 560 башка арту күзәтелә (барлыгы 16545 баш), шулай ук атлар саны да (1064) арткан, ә менә сарыклар 391 башка кимрәк (барлыгы 1606).

9 айда сөт саву 22082 тонна тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсеннән 770 тоннага күбрәк (104%), бер сыерга 3937 кг сөт савылган. 19,7 мең тоннадан артык сөт сатылган, уртача сату бәясе - 26,6 сум/кг.

Ит җитештерү буенча да күрсәткечләр уңай, ә менә бозаулар үрчеме узган елгыдан бераз кимрәк.

- Барысында да, әйтергә кирәк, шартлар бертөрле, әмма нәтиҗәсе башка. Барлык хуҗалыкларда да резервлар бар, тиешенчә эшләргә генә кирәк, бу бит сезнең бизнес, сезнең мәнфәгатьләрегез, - дип билгеләп үтте район башлыгы КФХ җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Күпчелек хуҗалыкларда эш үз агымына куелган, алдынгы технологияләр кулланылмый һ.б. Хәзер инде сыерларны кышкы араннарда асрауга күчерергә, барлык технологик таләпләрне үтәп, кышкы рацион буенча ашатырга кирәк.

9 ай йомгаклары буенча терлекләрнең баш саны артуда «Козлов В.А.» КФХ, сөт саву буенча – «Савельев А.А.» КФХда, ит җитештерүдә - «Агро-Основа» ҖЧҖ һәм «Скоков Н. А.» КФХ, үрчем алу буенча - «Вәлиев Ф. Р.» КФХда иң зур үсеш күзәтелә.

Хуҗалыкларның финанс күрсәткечләре турында районның авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина сөйләде. 8 айда акчалата керем 642 млн. сум тәшкил иткән, шул исәптән 552 млн.сум – терлекчелектән. Уртача хезмәт хакы 19,6 мең сум тәшкил итә.

- Хезмәт хакын арттыру өчен барлык резервлар да бар, - дип ассызыклады Вячеслав Козлов. - 9 айда район хуҗалыклары тагын 120 млн. сумнан артык бюджет субсидиясе алды, ә менә кайбер хуҗалыклардан керемгә карап салына торган салым бик аз. «Соры» хезмәт хакын бетерергә, үз эшчеләреңә уңайлы шартлар тудырырга кирәк.

Сенаж материалы салу буенча эшләрнең торышы турында «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин җиткерде. Ул югары уңыш һәм субсидияләр белән үзен аклый торган элиталы орлыкларны чәчү кирәклеген ассызыклады (фермер Александр Зубов арпаның элиталы сортыннан гектарыннан 50 центнердан артык уңыш алган). Субсидияләр элиталы орлыклар сатып алуга бирелә.

Киңәшмәдә шулай ук шәхси секторда терлекләрнең баш саны турындагы информация белән статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова, хуҗасыз объектларны инвентаризацияләү турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Наталья Попкова, салымнар түләүнең торышы хакында финанс – бюджет палатасы җитәкчесе Елена Тухтамановалар чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында туңга җир сөрү, техниканы кышкы саклауга кую һәм пай җирләре өчен исәп-хисап ясау мәсьәләләре каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев