Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмә укучылары өчен нинди икмәк яхшырак - яңа пешкәнеме, өченче көнгесеме?

Район мәктәп укучыларын тукландыруның ничек оештырылуын һәм азык-төлек белән тәэмин итү буенча муниципаль контракт шартларының ничек үтәлешен «ЯЧХ» корреспонденты ачыклады.

Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү турында

Башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэминитү турындагы Закон агымдагы елның февралендә кабул ителгән иде. Техник мөмкинлеге булган төбәкләргә буяңалыкны 2020 елның 1 сентябреннән башлап оештырыргакушылды. Татарстан Россия Президенты йөкләмәсенберенчеләрдән булып үтәде, бүгенге көндә республикада 1-4 сыйныфларда белем алучы 209 меңнән артык укучы бушлайкайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, безнең райондакайнар ризыкны барлык 1475 укучы да ала, шуларның 1-4 сыйныфта укучы 570 бала бушлай туклана. 5-11 сыйныфта укучы бер бала өчен иртәнге ашның уртача бәясе 35 сум 15 тиен тәшкил итә. Аңа 7 сум 70 тиен субсидия керә, калган өлеше - ата-аналар түләве, мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчәләр бушлай. Башлангыч сыйныфукучысы өчен төшке ашның уртача бәясе 51 сум 85 тиентәшкил итә. Әгәр бала озайтылган көн төркемендәшөгыльләнә икән, икенче кайнар ризык инде ата-аналартүләве хисабына.

Туклануга чыгымнар федераль, республика һәм җирлебюджетлардан бүлеп бирелә. Аны оештыруныРоспотребнадзорның территориаль органы, җирле үзидарәорганнары, ата-аналар комитетлары һәм прокуратура контрольдә тота. Моннан тыш, ТР Мәгариф һәм фәнминистрлыгы сайтында «Мәктәптә туклану сыйфатынбәяләү», ә «Электрон мәгариф» системасында тукланусыйфатыннан канәгать булу-булмау бүлеге эшли. Алардафикерләр калдырырга мөмкин.

Салат, гарнир, котлет – барысы да «фән буенча»

Мәктәпләрдә туклану СанПиН таләпләренә туры китерепоештырыла. 7-11 яшьлек балаларны бушлай ашату өчен 12 көнлек меню ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгетарафыннан эшләнгән, ул Роспотребнадзорның ТР Идарәсеҗитәкчесе тарафыннан расланган. Ризыкларныңкалориялелеге, витаминнар, минераль матдәләр булу, аксым-май-углеводлар, рецептурага сылтама һ.б. – барысыда менюда бар. Бер үк көнне яки киләсе 2-3 көндә аш-су һәмкулинария әйберләре кабатланмый. Иртәнге ашкабымлыктан (кәбестә, пешкән чөгендер, кишер салатлары), кайнар ризык – сыер итеннән котлет белән майлы карабодайботкасы, кош-корт ите белән жаркое, сыер итеннәнмакаронлы гуляш һ.б.), эчемлекләр (какао яки сөтле кофе, сөтле чәй, шикәрле чәй һ. б.), өстәмә рәвештә җиләк-җимеш(алма, банан, груша, апельсиннар) кертелгән.

Яшелчә, йомырка, эремчек яки ит ризыклары һәм ботка 150-200 гр; эчемлекләр-200 мл; ит, котлет - 80-120 гр; гарнир – 150-200 гр. булырга тиеш.

СанПиНда мәктәп туклануында тыелган продуктларисемлеге бар. Әлбәттә, бу яраклылык вакыты чыккан һәмсыйфатсызлык билгеләре булган продуктлар, шулай укалдагы көннән калган һәм алдагы көнне әзерләнгәнризыклар. Моннан тыш, эшкәртелмәгән ит әйберләре һәмказылыклар; серкә, горчица, хрен, ачы борыч һ. б. әчетәмләткечләр, кетчуплар, майонез, кабымлык консервлары, маринадланган яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр; үсемлекмайлары нигезендә әзерләнгән сөт продуктлары; итле фарш белән макароннар, йомырка кабымлыгы - глазунья; беренчеһәм икенче ашлар / тиз әзерләнә торган коры азыкконцентратлары һ.б.

 

Тәэмин итүчеләр ышанычлы, әмма…

Икмәк, сөт, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән тыш, район мәктәпләренә һәм балалар бакчаларына төп продуктларны«Персонал-сервис» ҖЧҖ китерә. Бу - балык, тавык ите, йомырка, ярмалар,

үсемлек мае, соклар, кондитер әйберләре. Яшелчәләр -бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, кәбестә - мәктәпләрүзләренең мәктәп яны участогында җитештерә. Үзяшелчәләре булмаган мәктәпләр һәм мәктәпкәчә белем бирүучреждениеләренә аларны ИП Хамрокулов (Чистай) китерә. Мәктәпләр, гадәттә, Яңа ел тирәсендә, үз яшелчәләре беткәч, аңа заказ бирә. Сөт, эремчек, каймакны Яшел Үзән сөт ккомбинаты, җиләк-җимешне ИП Хамрокулов, алмаларны ИП Мирматов (Яр Чаллы), ит – ИП Михеев (Чистай) китерә. Контрактларның барысы да ел башыннантөзелә. 1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучылары өченбушлай туклануга җиләк-җимеш китерүгә өстәмә торгларүткәрелгән.

Балалар менюсында ике төр икмәк күрсәтелгән: бодай һәмавыл (арыш) икмәге. Мәгариф бүлеге мәгълүматларыбуенча, аларны ике тәэмин итүче китерә: «Нур» (ЯңаЧишмә) ике төр икмәк һәм «Чистай» (Чистай) ипие -бодайныкы. Тәэмин итүчеләр мәктәпләр һәм балаларбакчаларына бүленгән, анда атнага өч тапкыр икмәккитерәләр.

Азык-төлек продуктларын кабул итү регламенты, аларныңмуниципаль заказ таләпләренә туры килүе, озатудокументларының булуы, мәгариф учреждениеләрендәтуклануны дөрес оештыруны районның Контроль-хисаппалатасы тикшерә. Сентябрь аенда Архангел Бистәсебалалар бакчасы һәм мәктәбе тикшерелгән.  Ике учреждениедә дә тәртип бозулар ачыкланмаган. Тик тикшерү актында икмәкне балалар бакчасына атнага 2 һәммәктәпкә атнага 3 тапкыр китерү ачыкланды, дип күрсәтелгән. Бу 1 сентябрьдә алар белән төзелгән контракт шартларына каршы килә, ә нәкъ менә «һәркөнне заказ бирүченең алдан бирелгән гаризалары буенча» китерергә. Учреждение җитәкчелеге тәэмин итүчегә атнага 2 (балалар бакчасына) һәм 3 тапкыр (мәктәпкә) телефон аша заказ бирә, менә бу - алдан гариза бирү була. Тәэмин итүчепартиянең күләме аз булу сәбәпле (көненә 4 ипи) ешракалып килергә риза түгел. Актта, мондый очрактапәнҗешәмбе һәм сишәмбе көннәрендә икмәк белән тәэминитү арасындагы интервал 4 тәүлектән артык тәшкил итә(яраклылык вакыты – бодай ипие - 3, арыш икмәге – 4тәүлек). Шулай ук тикшерү барышында балык консервларыһәм дөге китерү вакытына 12 һәм 15 ай урынына 4тән алып8 айга кадәр яраклылык срогы туры килмәве ачыкланган. 

Контрактны ничек үтәргә?

Әлбәттә, бу җитешсезлекләрне заказ бирүчеләргә һәмтәэмин итүчеләргә, имза куелган контракт шартларын үтәп, бетерергә кирәк. Югарыда атап үтелгән икмәк һәм җиләк-җимеш китерү проблемасы еракта урнашкан, балалар саны аз булган мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына күбрәккагыла. Эшмәкәрләргә анда аз күләмле әйберләр алып бару отышлы түгел, берәү дә үзенә зыянга эшләмәячәк. Тик, әгәрдә мондый хокук бозулар аркасында контактны өзәргә туры килсә, якындагы тәэмин итүчесез калу куркынычы бар. Ә ерактагы поставщиклар белән эшләү тагы да кыйммәткәрәк төшәчәк. Менә шундый дилемма! Контрактларда аз саклау вакыты булган азык-төлек белән тәэмин итү буенча формулировкаларны төгәл язу зарур. Ул чакта поставщиклар, муниципаль заказны югалтмас өчен барысын да, тиененә кадәр санап чыгарачак (күпме ота, никадәр югалта).

Балалар өченче көнге икмәкне һәм өч атна элек китерелгән җиләк-җимешне ашамасын өчен, моннан чыгу юлынэзләргә кирәк. Күптән түгел узган финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча киңәшмәдә район башлыгы Вячеслав Козлов, аерым очракларда казначылыкка азык-төлек сатып алу өчен ата-аналар түләве акчаларын куллану рөхсәт ителә, дип әйтте. Бушлай туклануга федераль һәм республика субсидияләре нәкъ менә аның таләпләренә туры китереп оештырылуы өчен бүлеп бирелә. Моңа контроль катгый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев