«Җәяүлеләр» ункөнлеге дәвам итә. Ункөнлек кысаларында инспекторлар тарафыннан төнге һәм көндез җәяүлеләр кичүе урыннарына рейдлар үткәрелә, юлларның көйләнми торган участокларына игътибар юнәлтелә.
15 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр рейдлар нәтиҗәсендә районда 5 җәяүле ачыкланган, алар
тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлардан башка йөргән. Бу хакта «ЯЧХ»нә
Яңа Чишмә ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов сөйләде.
«Ункөнлек дәвам итә. Ә без тагын бер кат исегезгә төшерәбез, тәүлекнең караңгы вакытында
җәяүлеләр яктылыкны кире кайтаручы элементларга ия булырга тиеш. Бу сезгә сәламәтлекне һәм
тормышыгызны коткарыр», - диде Евгений Михайлов.
Нет комментариев