"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалында көн саен 70 ләп берәмлек техника бүгенгесе көндә иң мөһим эштә - терлек азыгы хәзерләү белән шөгыльләнә.
Безнең белән әңгәмәдә филиал директоры Радик Нуртдинов, 8 мең баш МЭТ-не тук кышлату өчен (шул исәптән 3 мең баш савым сыерын) 36 мең тонна сенаж, 4 мең...
.jpg)
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалында көн саен 70 ләп берәмлек техника бүгенгесе көндә иң мөһим эштә - терлек азыгы хәзерләү белән шөгыльләнә.
Безнең белән әңгәмәдә филиал директоры Радик Нуртдинов, 8 мең баш МЭТ-не тук кышлату өчен (шул исәптән 3 мең баш савым сыерын) 36 мең тонна сенаж, 4 мең тонна печән һәм 45 мең тоннадан да ким булмаган силос кирәк, дип билгеләп үтте.
-19 июльгә 21 мең тоннадан артык сенаж салдык, - диде ул. - Акъяр, Тубылгы Тау, Чаллы Башы авылларында чокырлар тулды, аны Шахмай бүлекчәсендә сала башладык. Механикалаштырылган отрядлар белән эшлибез һәм көн саен 1,1-1,2 мең тонна масса салына, 5-6 көн эчендә чокыр тутырыла һәм сенажның сыйфаты әйбәт булырга тиеш, - диде ул.
Эссе коры көннәрдә печән хәзерләү эшләрен көчәйткәннәр. 4 мең тоннадан артык печән хәзерләнгән инде. Шунысы сөенечле, "Яңа Чишмә"нең барлык бүлекчәләрендә пай җирләре өчен печән бирә башлаганнар, 1 пай җире өчен халык 3 рулон сыйфатлы печән ала башлаган.
Радик Нуртдинов алдынгы механизаторлардан Акъярдагы "Магдоне" да эшләүче Рамил Гыймрановны атады (төнге сменада аны Чаллы Башыннан данлыклы орден иясе Ринат Сөләйманов алыштыра). Үлән чабуда акъярлылар Тәлгат Шәмиев, Фәндәс Хәсәнов, Рәзил Галимов тырышып эшлиләр.
- Акъяр егетләре гомумән булдыралар, - дип сөйли Радик Нуртдинов. - Яшьләр, энергияле, техниканы яраталар һәм беләләр, мондый егетләргә һәрчак ышанырга була.
Көндез дә, төнлә дә Александр Феоктистов һәм Илшат Җамалиев К-700 тракторында сенаж тыгызлауда бик тырышып эшлиләр.
... Чертуш бүлекчәсендә без бүлек җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов белән азык складында очраштык. 5-7 минут интервал белән монда рулоннарга төрелгән печән китерделәр - печән ташуда 10 берәмлектән артык техника эшләде.
- 400 тоннадан артык печән хәзерләдек, тагын 200 тоннага якын булачак әле, бу исә барлык терлекләрне азык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бездә 670 баш МЭТ, шул исәптә 230 баш сыер исәпләнә, - диде минем әңгәмәдәшем. - Әле тагын халыкка бирер өчен 200 тонна печән хәзерләдек (әлеге язма басылып чыкканда печәнне халыкка бирә башлаганнар да инде - Ред.).
Чиратта - сенаж салу эше. Моның өчен 200 гектар күпьеллык үлән һәм 230 гектар берьеллык үләннәр бар.
- 4 мең тонна чамасы сенаж, шул кадәрле үк силос салыначак - болар өчен 300 гектар кукуруз бар, - диде ул.
Илдар Гыйльметдинов печән хәзерләүдә иң уңган механизаторлар арасында Раил Хәлиуллинны һәм Дамир Минабетдиновны атады (башта пресслаганнар, хәзер печән ташыйлар). Минсәлих Шәмшуаров печән әйләндерүдә тырышып эшли, кайтарылган печән рулоннарын Нургали Әхмәтвәлиев кибән куйгыч белән бик оста өеп бара.
Барлык механизаторларның да кәефләре күтәренке, күктәге болытларны күзәтеп, алар чираттагы рейска ашыктылар.
Азат Мусин
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев