Яңа Чишмәдә “Бердәм Россия” көне
Үткән шимбәдә Яңа Чишмәдә «Бердәм Россия» көннәре» региональ партия проекты кысаларында төрле чаралар булып узды.
Партия проектының максаты республика районнарында яшәүчеләргә медицина, социаль, юридик, мәгълүматый ярдәм күрсәтү, шулай ук сайлаучылар алдында депутатлар отчеты.
Яңа Чишмә партиячеләре «Бердәм Россия» партиясе фракциясе депутатлары белән бергә район Советында дүрт мәйданчыкта чаралар оештырдылар.
Беренче мәйданчыкта, бигрәк тә Яңа Чишмә РҮХ базасында “Көч-балаларда” республика үзәгеннән биш табиб төрле авырулары булган 55 баланы, быел 1 нче сыйныфка баручы һәм аз тәэмин ителгән гаилә балаларын кабул иткән. Табибларның кабул итүләре Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов ярдәме аркасында булган.
Икенче мәйданчыкта – “Кайгырту” ХСХКҮ дә район башлыгы урынбасары, район Советында “Бердәм Россия” партиясе фракциясе җитәкчесе Надежда Попкова инвалид балаларның ата-аналары белән очрашу оештырган.
Очрашуга район прокуроры ярдәмчесе Әхәдҗан Ишматов, РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева, районның социаль хезмәт җитәкчеләре чакырылган. Инвалид балаларның ата- аналарына аларның балаларын, ата-аналарның үзләрен һәм опекуннарны социаль һәм пенсия белән тәэмин итү турында җиткерелгән, кайбер башка мәсьәләләргә дә аңлатма бирелгән.
ТР Дәүләт Советы депутаты М.Г. Хөснетдинов тарафыннан кабул итүләр үткәрү өченче мәйданчык булды. Депутатка өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру, авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү, спортны үстерү, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү буенча коллектив үтенечләр белән районда яшәүче җиде кеше мөрәҗәгать иткән. Барлык сораулар контрольгә алынган һәм булышырга вәгъдә ителгән.
Җирле үзидарә көне алдыннан “Олимп” УСЗ да авыл җирлекләре командалары арасында Спартакиада булып үтте – Бу “Бердәм Россия” партиясе проектының дүртенче мәйданчыгы иде.
Спартакиаданы партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Ул барлык команданы бәйрәм белән котлады, гадел көрәш һәм ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде. Ярышлар спортның 7 төре буенча үтте: йөзү, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика, аркан тартышу, гер күтәрү һәм масс-рестлинг. Киеренке ярышлардан соң шәхси беренчелектә һәм команда зачетында җиңүчеләр билгеләнде.
Гомумкоманда зачетында I урынны Зирекле АҖ командасы, Яңа Чишмә АҖ – икенче, Архангел АҖ – өченче урын яулады. Шәхси зачетта барлык җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде, ә команда беренчелегендә призерларга Кубоклар тапшырылды.
Азат МУСИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев