Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә “Без бергә“ фестивале үтте

Үткән җомга көнне РМЙ-да мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган "Без бергә" дип аталган балалар халык иҗаты Республика фестиваль - конкурсының район этабы узды.

РМЙ-ның 1 һәм 2 каттагы фойесында районның халык һәм иҗат һөнәрчелеге осталары башкарган кул эшләнмәләреннән үзенчәлекле күргәзмә каршылады. Җирле осталар ясаган агачтан кухня кирәк-яраклары, сыерчык оялары, урындык, җеп эрләү җайланмасы һ.б., кәгазьдән чәчәкләр "патшалыгы", теккән, чиккән, бәйләгән әйберләр - ни генә куелмаган. Аерым өстәлләр янында өстәмә белем бирү педагоглары матрешкаларга рәсем төшерү, чәчәк, инә капчыклары ясау, агач эшкәртү буенча мастер-класслар бирделәр. Матур әйберләр, үзенчәлекле бизәлеш һәм аны куя-күрсәтә белү кунакларны сокландырды һәм бәйрәм рухы тудырды.
Шулай да фестиваль-конкурста иң мөһиме - фестивальдә катнашучы мәктәп укучыларының матур милли костюмнары иде. Татар, урыс, чуаш, әрмән, керәшен, украин халык киемнәре күзләрне иркәләде. Педагоглар да фестивальне гәүдәләндерелгән төстәге костюмнардан: кызыл итәк һәм ачык халык орнаменты белән ак кофта кигән иделәр. Татарстан халыкларының 3 съезды алдыннан узучы фестиваль юкка гына республикабыз халкының бердәмлеген белдереп "Без бергә" дип аталмый.
Ә икенче катта матур гына түгел, тәмле ризык исләре дә аңкып тора иде. Озын өстәлдә "Милли ашлар" конкурсы өчен хәзерләнгән милли аш-сулар урын алган. Милли костюмнар кигән кызлар алардан авыз иттереп, ризык пешерү серләре белән дә таныштырдылар.
Койка, яшелчәләр белән торт, әрмән халкы долмасы һәм пәхлавасы, гөбәдия һәм "Без бергә" дип язылган зур бәлеш һәм башка тәм-томнар бик матур итеп бизәп бирелде.
Аннан соң кунакларга борынгы рус халкы киемендә мәҗбүри элемент булган күптән онытылган бизәкле яулык турында искә төшерергә тәкъдим иттеләр. "Иң матур бизәкле яулык" дип аталган конкурс - дефилдә кызлар һәм кечкенә кызчыклар профессионал манекеннар кебек төрле очраклар өчен бизәкле яулыкларны ничек үзенчәлекле итеп бәйләргә һәм йөрергә кирәклеген күрсәттеләр.
Фестивальне иҗат коллективларының, ансамбльләрнең һәм төрле номинацияләрдә төрле жанрларда аерым башкаручыларның иң яхшы чыгышлары дәвам итте. Өч сәгать буена тамашачылар рус, татар, чуаш, керәшен, әрмән, үзбәк, украин халык җырлары, уеннары, биюләре һәм шигырьләрен карап - тыңлап хозурланып утырдылар.
"Вокал-соло", "вокаль ансамбль", "хореография", "нәфис сүз" номинацияләрендә районның барлык авыл җирлекләреннән 7 яшьтән алып 18 яшькәчә булган 100 дән артык катнашучы чыгыш ясады.
Конкурсның һәммәсенә дә компетентлы жюри бәя бирде, ә иң яхшы 12 концерт номеры Чистайда узачак "Без бергә" конкурс-фестиваленең зона этабында катнашу өчен сайлап алынды.
Чараны әзерләүдә районыбызның шәхси эшмәкәрләре Любовь Гулькова, Шәүкәт Сабиров, Ришат Билалов, Яна Мингатина, Валентина Минаева химая ярдәме күрсәткәннәр, шуңа да оештыручылар аларга зур рәхмәт белдерәләр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев