Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә Халыклар дуслыгы йорты пәйда булды

Яңа Чишмә районында Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллеге пәйда булды. 16 мартта Яңа Чишмәдә Халыклар дуслыгы йорты һәм вәкиллеге җитәкчесен сайлау буенча оештыру утырышы булып үтте.

Аны Казан кунагы, Совет рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров үткәрде. "Түгәрәк өстәл" сыйфатында үткән утырышта җирле милли мәдәни автономияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр җитәкчеләре һәм район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.
Халыклар дуслыгы йорты Татарстан халыкларының 3 съезды алдыннан район халкына район җитәкчелегенең бүләге буларак элеккеге ЗАГС бинасына урнашкан. Мәгълүм булганча, район халкы составы буенча күп милләтле, монда руслар (7224), татарлар (6135), чуашлар (586), әрмәннәр (58), үзбәкләр (22), украиннар (19), таҗиклар (15) һәм 1,6% тирәсе башка милләт вәкилләре яши. Халыклар дуслыгы йортында төрле милләт халыклары җәмгыятьләренең очрашулары, телләрне, мәдәниятне, традицияләрен үстерү мәсьәләләрен хәл итү (тикшерү), җәмгыятьләрнең һәм конфессияләрнең хезмәттәшлеген ныгыту буенча "түгәрәк өстәлләр" үткәреләчәк. Һичшиксез, болар бар да дуслыкны ныгытуга, районда милләтара һәм конфессияара тынычлыкны саклауга булышачак.
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров Казандагы Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Халыклар дуслыгы йортының эше турында бик тә кызыклы итеп сөйләде. Барыннан да бигрәк, бу - Ассамблеяның милли - мәдәни берләшмәләренең милли сәясәтне тормышка ашыру буенча ТР дәүләт программаларында катнашу, милли мәдәниятне һәм сәнгатьне пропагандалаучы фольклор фестивальләр, бәйрәмнәр, концертлар, иҗади очрашулар, республика халыкларының декоратив - кулланма сәнгать күргәзмәсен, экскурсия эшчәнлеген оештыру һ.б. бик күп нәрсәләрдә катнашу. Бүген Казандагы Халыклар дуслыгы йорты - бу 250 тамашачыны сыйдырышлы концерт залы, иҗат коллективларының репетицияләрен уздыру өчен хореография залы, конференц - залда 300 костюм, сөйләшүләр алып бару, тантаналар залы, дүрт күргәзмә залы, ТР халыклары телләрендәге китаплардан торган бай фондлы китапханә, дөньядагы төрле илләрдән 600 канал тоташа алырлык иярченле телевидение бар. Николай Михайлович барысын да Халыклар дуслыгы йортына килергә чакырды, анда кунакларны көтеп алалар.
Яңа Чишмәдәге Халыклар дуслыгы йорты да нәкъ шундый ук җылы, барысы өчен дә кунакчыл булырга тиеш. Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнур Латыйпова анда килергә теләүчеләргә ишекләрен ачарга әзер. Биредә урыс, татар, чуаш, керәшен халкының милли костюмнары, шул телдәге матур әдәбият, халык иҗаты кулланма әйберләр белән почмаклар инде булдырылган, очрашулар, мәдәни чаралар үткәрү өчен түгәрәк өстәл, тематик стендлар, музыка аппаратурасы да бар. Тиздән тышкы якта "Халыклар дуслыгы йорты" элмә тактасы белән "Рәхим итегез!" дигән баннер урнаштырылачак.
Әйтергә кирәк, районда биредә яшәүче халыкларның һәм милләтләрнең мәдәниятын, телләрен, диннәрен саклау, аларның хезмәттәшлеген саклау өчен күп нәрсә эшләнә. Җирле милли иҗтимагый берләшмәләр: Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге, урыс, чуаш, керәшен общиналары актив эшлиләр. Халык һәм дини бәйрәмнәрне үткәрүгә, фольклор сәнгатенә булышлык итүгә аеруча игътибар бирелә, биредә мәдәният учреждениеләре актив катнашалар. Милли сәясәтне тормышка ашыруда коммерциячел булмаган социаль юнәлештәге җәмәгать оешмалары ("Пенсионерлар берлеге", "Ветераннар Советы" һ.б.) ярдәм итәләр.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)Райондагы православие һәм мөселман оешмалары эшчәнлеге динне торгызуга уңай йогынты ясый. Районда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча куратор Илдар Фәйзуллин кереш сүзендә шул хакта да сөйләде. Бөтендөнья Татар Конгрессы лидеры Камил Хәйруллин, ТР-да урыс милли - мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Михаил Демидов, чуаш милли - мәдәни үзәге җитәкчесе Владимир Охотников, керәшен җәмәгать оешмасыннан Светлана Питеркина милли мәдәниятны, телне, традицияләрне саклап калу буенча җирле милли иҗтимагый берләшмәләрнең эше, проблемалары, тәкъдимнәре һәм планнары турында сөйләделәр.
Әрмән общинасы лидеры Самвел Арутюнянга сүз бирелде, ул общинаның эшен активлаштырырга ниятли. Район үзәгендә халык чуаш мәдәнияты үзешчән сәнгать коллективын оештыру, фестивальгә, конкурсларга бару өчен даими транспорт бирү турында тәкъдим кертелде, Владимир Охотников аның кураторы булырга ризалык бирде. Район башлыгы Вячеслав Козлов планнарын, Халыклар дуслыгы йорты һәм Ассамблеясының җирле вәкиллеге эшен тормышка ашыруда милли иҗтимагый оешмаларга булышлык итәргә, бирелгән бинаны тиешле җиһазлар белән җиһазлауда ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Николай Владимиров йорт интерьеры өчен Татарстан халыкларының III съезды символикасы белән кечкенә генә бүләк тапшырды. Очрашу азагында Яңа Чишмә районында Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе сайланды. Бертавыштан Гөлнур Латыйпованы расладылар, ул берүк вакытта халыклар дуслыгы йорты директоры да булып торачак.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X