Реклама
Җәмгыять
Яңа Чишмәдә “Нечкәбил – 2018“ конкурсына старт бирелде
23 майда Яңа Чишмәдә “Татарстан – нык гаиләләр территориясе“ акциясе һәм “Нечкәбил – 2018“ конкурсының сайлап алу туры кысаларында зур бәйрәм булып узды.
“Нечкәбил“ конкурсы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов , “Нык гаилә“ федераль партия проекты кысаларында муниципаль район башлыклары ярдәмендә Татарстанда 14 нче тапкыр уза. Яңа Чишмәдә бәйрәмдә төрле елларда үткән “Нечкәбил“ конкурсы җиңүчеләре, конкурс җитәкчесе, Татарстанда “Нык гаилә“ партия проектының Иҗтимагый советы рәисе Изольда Жуйкова җитәкчелегендә 11 районнан - 2018 елда катнашучылар кадерле кунаклар булдылар.
Бәйрәмне, “Нечкәбил конкурсы гимнын башкарып, 2012 елда үткән конкурс җиңүчесе, Алабугадан ТР ның атказанган артисткасы Диләрә Мироваева ачып җибәрде. Акция мәдәният һәм ял паркында яңа концерт мәйданчыгында узды. АМЙ хезмәткәрләре һәм әрмән диаспорасы тарафыннан чуаш, керәшен, татар, әрмән һәм рус ихаталары ясалган иде. Милли киемдә аларның хуҗалары кунакларны милли ашлары һәм камыр ризыклары белән каршы алдылар. Район артистлары һәм балалар сәнгать мәктәбе концерт номерлары әзерләгән. “Нечкәбил“ конкурсында төрле елларда җиңү яулаган Гүзәл Сабирҗанова, Ольга Карпова, Ирина Слимова, Любовь Коновалова сәхнә түреннән конкурсның быелгы катнашучыларына җылы сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм бик матур узды, кунакчыл Яңа Чишмә кунаклар кабул итүгә бик яхшы әзерләнгән.
Район башлыгы Вячеслав Козловның бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны сәламләвеннән соң Изольда Жуйкова Яңа Чишмәне әлеге акцияне һәм “Нечкәбил“нең сайлап алу турын үткәрү өчен иң яхшы урын дип юкка гына атамады. Өстәвенә районда бик күп нык, үрнәк гаиләләр яши. Быел бергә яшәүләренә 35 һәм 45 ел булуны билгеләп үтүче Волчья Бистәсеннән ирле-хатынлы Николай һәм Галина Темниковлар, Акбүредән Нурхамәт һәм Гөлия Шәйдуллиннар һ.б.нәкъ шундыйлар рәтенә керүләрен әйтеп уздылар. Изольда Жуйкова юбилярларга “Нык гаилә“ махсус дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар артыннан тәрбиягә (асрамага) бала алган Яңа Чишмәдән Роза һәм Исхак Хәйретдиновлар һәм Әдәмсәдән Нина Коробейникованы хөрмәтләделәр. Бу кешеләр зур хөрмәткә лаек, чөнки һәр кеше дә чит балаларга кайгыртучан ата-ана була алмый.
Сәхнә түрендә “Нечкәбил – 2018“ конкурсында катнашучыларны каршы алдылар, Изольда Жуйкова “Татарстан – нык гаиләләр территориясе“ акциясе һәм “Нечкәбил – 2018“ конкурсының сайлап алу туры катнашучысы сертификатын тапшырды.
“Нечкәбил“ дә җиңүчеләр, 2015-2017 елларда Татарстан гаиләләре фестивалендә катнашучылар, “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт“ Халыкара гаилә династияләре фестивале лауреатлары Бөгелмәдән Елена Елизарова, Яңа Чишмәдән Ольга Карпова һәм Баулыдан Татьяна Мурзакаева үзләренең конкурсларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Елена Елизарова бәйрәмгә үзенең улы Радик белән килгән. Радик аерым балалар категориясенә керүенә дә карамастан, ул уникаль һәм бик тә талантлы малай, иҗат белән мавыга, җырларга, шигырьләр укырга ярата, Бөтенрәсәй һәм республика конкурслары лауреаты. Радик “Ышаныч. Өмет. Мәхәббәт“ Халыкара гаилә династияләре фестивалендә катнашкан, ул “Нәфис сүз“ номинациясендә җиңгән. Әнисе белән бергә ул “Кто сказал, что я иной“ җырын башкарды. Яңачишмәлеләр аларның чыгышын бик җылы каршылады, малайны көчле алкышларга күмделәр, “Афәрин!“ дип кычкырдылар.
Яңа Чишмәдәге яшь буынның да уңышлары сәхнәдә билгеләп үтелде. Яшь боксчылар – күптән түгел Яңа Чишмәдә үткән бокс буенча Республика чемпионатында җиңүчеләр, шулай ук аларның әти-әниләре һәм тренеры Изольда Жуйкова кулыннан дипломнар алдылар.
“Татарстан - нык гаиләләр территориясе“ проекты кысаларында менә инде берничә ел каты авырган балаларга ярдәм йөзеннән Республика хәйрия ярминкәсе үткәрелә.
Балалар бакчалары, мәктәп-интернатлар һәм балалар бакчалары – мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр дә гаилә кыйммәтләрен саклауда зур өлеш кертәләр. Кергән табыш (акча) Анжела Вавилова исемендәге Фондка дәвалауга тоту өчен күчерелә. Яңа Чишмәдә дә һәркем үзенә ошаган сувенирны сатып ала, хосписка һәм каты авыручы балаларга ярдәм итә алды. Сәхнә “Нечкәбил“ конкурсы кысаларында үткәрелә торган “Рәхмәт, әни!“ һәм “Әти турында сүз“ дип язылган рәсемнәр конкурсыннан алынган ике баннер белән бизәлгән иде.
Теманы дәвам итеп, “Нечкәбил“ конкурсында җиңүче Диләрә Мироваева үзенең әтисе - музыкант, Алабуга мәдәният колледжы укытучысы турында сөйләде һәм әтисе иҗат иткән “Барысы өчен дә рәхмәт, әти!“ дигән җырны башкарды. Шул ук колледждан килгән башка музыкантлар да җыелучыларны иҗади чыгышлары белән сөендерделәр.
Әлеге акция “Нечкәбил“ гимнын башкару белән тәмамланды. “Татарстан – нык гаиләләр территориясе“ акциясе Яңа Чишмәдә “Нечкәбил – 2018“ матурлык, ана булу һәм гаилә Республика конкурсының 14 нче сайлап алу турларына һәм “Ел гаиләсе“ 3 нче Бөтенрәсәй конкурсына старт бирде.
Ольга Иванова
Башка рәсемнәрне безнең novoshishminsk.ru сайтында карый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев