Яңа Чишмәдә Никахлашу сарае янындагы мәйданда кече архитектура формалары (КАФ) урнаштырылган
Быел КАФның беренче чираты урнаштырылган, икенче чираты киләсе елда көтелә.
Яңа Чишмәдә Никахлашу сарае янындагы мәйдан төзекләндерелә. Күптән түгел биредә кече архитектура формалары (КАФ) урнаштырылган. Бу - эскәмияләр (чүп савытлары да бар), яктырткычлар белән баганалар, арт-объект – ак төстәге «Гаилә» скульптурасы, култыксалы озын пандус һәм ачык һавада никах теркәү зонасында озынча эскәмияләр. Бу кече архитектура формаларын урнаштыруның беренче чираты гына, икенчесе 2021 елда көтелә.
Архитектура проекты буенча икенче чиратка түбәндәгеләр кертелгән: таганлы пергола, Студенец аша ике аркалы яңа күпер, никах теркәү зонасында фигуралы япма (навес), башка арт-объектлар, яшелләндерү. Проект буенча каралган КАФның бәясе 10 миллион 176 мең сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев