Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә Әниләр көнен билгеләп үттеләр

23 ноябрьдә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә Халыкара әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды.

Никахлашу сараеның зиннәтле залы чакырылган кунаклар: авыл җирлекләреннән өлкән яшьтәге гаилә парлары, аларның зур балалары, урта яшьтәге әниләр, зуррак яшьтәге һәм күптән түгел туган балалары белән яшь гаиләләр, авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркатипләре, башка кунаклар белән тулган иде. Быел Зирекле авылыннан Рафаэль һәм Фәния Мостафиннар бергә гомер итүләренә 50 ел булуны, Акбүредән Исмәгыйль һәм Мәдинә Хәсәншиннар – 55 ел, ә Петропавел Бистәсеннән Александр һәм Анастасия Ерохиннар бриллиант туйларын (60 ел булуны) билгеләп үтәләр. Аларның барысы да әлеге тантанага чакырулы иде.
Район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар Советы рәисе Надежда Попкова юбилярларны җылы котлап, изге теләкләрен җиткерде. Куйган хезмәтләре, гаилә кыйммәтләрен саклаулары, лаеклы, уңган-булган балалар үстерүләре, инде онык һәм оныкчыклары үсеп килүче дус гаиләләре өчен рәхмәт белдерде. Тантана сәбәпчеләренә – гаилә учагын саклаучы аналарга аерым игътибар бирелде.
Аннан сәхнә түренә яшь вакытта тол калып, ялгыз гына балалар үстергән ике әни чакырылды. Бу Ленинодан ул һәм кыз үстергән Наталья Карасева һәм 40 яшендә берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән калган 80 яшьлек Асия Ситдыйкова. Якын кешеләрен – ирләрен югалту ачысын кичергән әлеге ике хатын-кыз да балалары турында кайгыртып, үзләрендә яшәү көче таба алганнар. Аларның гомере бушка узмаган, балаларын лаеклы төстә үстереп, инде онык-оныкчыклы булу бәхетенә дә ирешкәннәр.
Надежда Попкова һәм “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Бикбовалар алар адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр, кайгы-хәсрәт аларны читләп үтсен, өйләрендә бәхет һәм тынычлык булсын, диделәр.
Әлеге изге теләкләргә җир йөзендәге барлык әниләр дә лаек. Бала туу һәм аны тәрбияләү хатын-кыз өчен иң зур бәхет. Чөнки һәр бала үз бәхете белән туа диләр. Бу кулларына кечкенә сабыйларын тоткан, күптән түгел гаиләдә икенче балалары туган яшь әти- әниләрнең йөзләреннән үк күренә иде, янәшәдә исә олы кыз һәм уллары урын алган. Ана (гаилә) капиталына сертификатларны аларга Яңа Чишмә районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Кадрия Насыйрова һәм Пенсия фонды бүлеге начальнигы урынбасары Елена Закировалар тапшырды. Алар гаиләләренең чәчәк атуын, ә балаларның акыллы,  сау-сәламәт, әти-әниләрен сөендерерлек булып үсүләрен теләделәр. Әлеге теләкләргә Надежда Попкова да кушылды.
Чыгыш ясаучыларның ихластан әйтелгән сүзләре, Зинаида Кондеева, Илназ Шәйхетдинов, Любовь Коноваловалар башкаруында әниләр турындагы җырлар, чарага чакырылган гаиләләргә матур бүләкләр гаилә бәйрәмен тагы да бизәде. Болар белән беррәттән әниләргә чәчәк бәйләмнәре, ә балаларга йомшак уенчыклар бүләк иттеләр. Тантаналы чара бергәләп фоторәсемгә төшү белән төгәлләнде.
Ольга ИВАНОВА
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев