Җәмгыять
Яңа Чишмәдә тагын бер йорт төзелде
Влад Холин өчен төзелгән яңа йорт ачкычы егетнең әбисе Валентина Павловага тапшырылды. Влад (ятим егет) үзе Россия армиясе сафларында хезмәт итә һәм ул тагын бер айдан соң гына кайтачак.
- Дәүләт аның өчен йорт төзүе турында Влад белә икән һәм ул моңа бик шат, - дип сөйли аның туганы Екатерина Павлова. - Тантана мизгелләрен ул видеокамерага төшерүебезне сорады, ә ике туган энесе бик теләп төшерде, - диде Екатерина.
Владның туганнарын шушы әһәмиятле вакыйга белән котларга район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, аның урынбасары Валентина Семеняк, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре, клуб хезмәткәрләре килгән иде. Быелгысы елда "Ятимнәргә торак" программасы буенча шундый тагын ике йорт файдалануга тапшырылачак.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев