Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдә яңартылган суд бинасы ачылды

12 сентябрьдә тантаналы шартларда Яңа Чишмә район суды бинасы ачылды. Әлеге чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Югары Суд рәисе Илгиз Гилазов, ТРда Суд департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, ТР буенча Россия ФСИ региональ бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин, район башлыгы Вячеслав Козлов һәм республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.

Судның яңа уңайлы бинага күченүе ТР Югары Суды, ТРда Суд  департаменты Идарәсе җитәкчелеге инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика хөкүмәте һәм Яңа Чишмә районы җитәкчелеге ярдәмендә мөмкин булган.
Тантаналы ачылу чарасында Алексей Песошин яңачишмәлеләрне Татарстан Президенты һәм Республика Хөкүмәте исеменнән әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлап, “һәр якның тырышлыгы менә шушы матур нәтиҗәгә китерде“, дип билгеләп үтте. Ул район суды коллективына уңышлар теләде һәм намуслы нәтиҗәле  хезмәте һәм суд системасы үсешенә зур өлеш кертүе өчен район суды  администраторы  Олег  Зевакинга һәм “ОМЕГА плюс“ ҖЧҖ директоры Эльмира Хәсәновага  ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт  хатларын тапшырды.
- Яңа Чишмәдә тагын бер яңа объект пәйда булуына без бик шат, -  диде Вячеслав Козлов үзенең котлау сүзендә. - Республика, ТР Югары Суды һәм ТРда Суд департаменты Идарәсе җитәкчелегенә безгә булышлык күрсәтүләре һәм финанс ярдәмнәре өчен олы  рәхмәтебезне белдерәбез. Район суды коллективы тырышлыгы белән территориядә тагын  бер яңа парк пәйда булуы да сөендерә.
Үзенең чыгышында Илгиз Гилазов, суд биналарын яңарту республикада уңай традициягә әверелде, дип ассызыклады, “бары тик  гадел карарлар гына чыгарылсын һәм  кешеләр бу бинадан канәгать булып чыксыннар иде“, дип теләде, судья ярдәмчесе Елена Гурьяновага ТР Югары Судының һәм ТРда Суд департаменты Идарәсенең Мактау грамотасын тапшырды.
Әһәмиятле вакыйга уңаеннан яңачишмәлеләрне Җәүдәт Салихов та җылы котлады һәм мактауга лаек, нәтиҗәле хезмәте өчен район судының баш белгече Әкълимә Мифтаховага ТРда Суд департаменты Идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Аннан кунаклар судның яңа бинасын карап әйләнделәр. Суд эшчәнлеген башкару сыйфатын яхшырту өчен яңа бинада суд утырышлары үткәрү өчен ике зал каралган, шул исәптән бер залда эшләр присяжный утырышчылар катнашында каралачак. Бинада судьялар һәм суд аппараты өчен кабинетлар, бәдрәф бүлмәсе, сервер бүлмә, әйберләрдән гыйбарәт дәлилләр һәм архив бүлмәсе (янгын  сүндерүнең аерым системасы белән), ике камера һәм махсус  контингентны кертү һәм чыгару өчен ябык зона белән конвой бүлмәләре бар.
Хәзер реконструкцияләнгән һәм капиталь ремонтланган бина элек муниципаль милек булган. Башта монда сөт кухнясы һәм сәнгать мәктәбе урнашкан иде.  Әмма техник шартлар буенча сөт кухнясы эшли алмаган, ә сәнгать мәктәбе өчен бик матур яңа бина төзелде. Монда вак эшмәкәрләр урнашты һәм бинаны тоту рентабельле булмаган.
2017 ел башында бинаны район суды итеп үзгәртеп корырга  хәл итәләр,  район суды әлеге вакытка кадәр район хакимияте бинасында  180 кв. метр бинаны арендага алып торган, бу исә Федераль  закон таләпләренә бөтенләй туры килми.
Муниципаль милекне федераль милек итеп күчерү проблемалырак булган. Әмма Вячеслав Козлов, Илгиз Гилазов һәм Җәүдәт Салиховларның  бердәм тырышлыгы аркасында моны эшли алганнар. Мондый карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановта да аңлау һәм  матди ярдәм тапкан, ул  республикада суд эшчәнлеген башкару өчен шартлар булдыруны тәэмин итү буенча булышлык күрсәткән.
Планлаштырылган барлык эшләрне башкару Татарстан хөкүмәте контролендә булган һәм барысы да  сыйфатлы һәм билгеләнгән срокка эшләнгән. Нәтиҗәдә бина республикадан бүлеп бирелгән акчага  (17,8 млн. сум) тышкы яктан гына түгел, ә эчтән дә тулысынча яңача үзгәртелгән. Утырышчылар институты эше өчен шартлар булдыру буенча барлык бурычлар - эшләр башкарылган. Суд бинасы мәйданын 400 кв. метрга арттыру хисабына фактта норматив таләпләргә җавап бирүче присяжный утырышчылар залын җиһазлау, шулай ук суд приставлары  хезмәте  постын урнаштыру өчен мөмкинлек пәйда булган.

Бинаның монда урнашуы район суды аппараты  хезмәткәрләре өчен генә түгел, ә халыкка да   уңайлы, чөнки ул автовокзал каршында авыл үзәгендә урнашкан, янәшәдә банк, сәүдә һәм мәдәният учреждениеләре. Район халкы, судка  килгәч, берьюлы  үзләренең башка мөһим мәсьәләләрен дә хәл итә алачак.
Хәзерге заман таләпләренә нигезләнеп суд эшчәнлеген башкару (тормышка ашыру) өчен бинада сак - янгын сигнализациясе, һава һәм кондицион вентиляция  системасы, периметр буенча видеокүзәтү системасы урнаштырылган, электрлаштырылган, компьютерлар белән тәэмин ителгән. Яңартып кору барышында түбә, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылган, инженер-техник челтәрләргә ремонт ясалган, чорма түшәмәләре  җылытылган, бинаның алгы ягы матур итеп тышланган, керү юлындагы мәйдан зурайтылган.
 Территориядә брусчатка җәелгән, бина пандус белән җиһазланган (иске бинада аны кую техник яктан мөмкин түгел иде). Район башлыгы ярдәме белән бина тирәсендәге мәйданга асфальт түшәлгән, ә бина  артындагы (өстән үтүче) газ торбасы җир астына күчерелгән.
Моннан тыш, район суды коллективы якындагы балалар бакчасы артындагы сазга әйләнгән территорияне төзекләндергән. Район хакимияте ярдәме һәм үз көчләре белән әлеге территория паркка әйләнгән. Аның мәйданында сигез төрдәге агач һәм куаклардан торган 150 гә якын үсенте утыртылган, шулай ук газон үләне чәчелгән. Суд утырышына килүчеләр утырып торыр өчен беседка да урнаштырылган.
- Шундый мәһабәт бина, хезмәткәрләргә эшләү өчен кирәкле барлык  шартларны булдырган һәм суд утырышларына килүчеләргә уңайлыклар тудырган өчен без Республикабыз Хөкүмәтенә, район, Татарстан Югары Суды һәм ТРда Суд департаменты Идарәсе җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез,- диде безнең белән әңгәмә корганда район суды рәисе Равил Закиров.
Азат МУСИН. 
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев