Яңа Чишмәнең туган якны өйрәнү музеенда «Әфган - безнең күңел ярасы...» дигән чара булып узган
15 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн.
Шушы истәлекле дата алдыннан туган якны өйрәнү музеенда «Әфган – безнең күңел ярасы...» дип аталган чара булып үткән. Мәктәп укучылары өчен оештырылган бу кичәгә сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм локаль конфликтларда катнашучылар советы рәисе, Әфганстандагы сугыш ветераны Виктор Калмыков килгән. Ул балаларга сугыштагы авырлыклар, Әфганстанда һәлак булган һәм сугыштан соң вафат булган хезмәттәшләре турында сөйләгән. Барлык катнашучылар да аларны бер минутлык тынлык белән искә алганнар.
«Еллар үтсә дә, без якташларыбызның үз интернациональ бурычларын намус белән башкаруларын беркайчан да онытмаячакбыз. Мондый чараларда очрашып бу вакыйгалар турында сөйләшү - үзебезгә һәм яшьләргә үткәннәрне онытмаска мөмкинлек бирә», - дигән Виктор Калмыков.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев