Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Чишмәдән Булат Хәйруллин Мәскәүнең 1 нче номерлы Олимпия резервы училищесына укырга кергән

Әлеге уку йорты - Россиянең олимпия кадрлары чыганагы.

 Бу мәктәпне Никита Нагорный (спорт гимнастикасы), Алина Кабаева, Ирина Чащина (нәфис гимнастика), Алексей Якименко, Михаил Бурцев (фехтование) һәм башка танылган Россия спортчылары тәмамлаган.

Яңа Чишмә спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь боксчы Булат Хәйруллин (тренеры Леонид Шабалин) берничә ел рәттән абруйлы бөтенроссия турнирларында уңышлы чыгыш ясап, аларның җиңүчесе һәм призеры булды. Күптән түгел узган ярышларны алсак, язын Европа, дөнья һәм Олимпиада чемпионы Александр Поветкин призларына Россия беренчелегендә катнашканнан соң Булат Россиянең резерв җыелма командасына кертелде.

Булатның Мәскәү олимпия резервы училищесына керүе - уңышлы спорт карьерасының дәвамы, боксчылар Олимпы юлында чираттагы баскыч, дип ышанабыз. Булатны котлыйбыз һәм аңа алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев