Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмәдән Мария Еграшкина яраткан хезмәтендә- 32 ел

Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсендә ул 1988 елда лаборант булып эшли башлый.

Ул Яңа Чишмә авылында туып үскән. Училищены тәмамлагач, Чистай сәгать заводында берникадәр эшләгәч, кече ватанына кайта.

Фотода без Мария Ильиничнаны эш процессында күрәбез. Аның җилкәсендә  бәһасез һәм зур тәҗрибә, чөнки ул Яңа Чишмә ветеринария лабораториясендә 32 елга якын эшли. Пенсиядә булса да, ветеринария берләшмәсе һәм безнең район файдасына эшләвен дәвам итә. Мария Ильинична үз эшен бик ярата һәм шулкадәр гомерен яраткан һөнәренә багышлавы белән горурлана. Үзе әйткәнчә, эшкә килү генә аз әле ул, аны  күңелең белән яратырга кирәк. "Коллективыңны да яратырга кирәк. Моннан тыш, минем очракта хайваннарны яратырга һәм һәрбер кеше белән уртак тел таба белергә  кирәк", - дип ассызыклады Мария Ильинична.

Язмабыз героинясы үз гаиләсе өчен үрнәк булып тора. Ә аның гаиләсе зур: ире, ике кызы, улы һәм ике оныгы бар. Мария Ильинична буш вакытында бакчада эшләргә һәм карбыз үстерергә ярата.

Эш дәверендә ул ике тапкыр район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы исеменнән Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин  Яңа Чишмә ветеринария коллективын, хезмәт ветераннарын,  хуҗалыклардагы ветеринария табибларын һөнәри бәйрәм – ветеринария хезмәткәре  көне белән тәбрик итә, оптимизм, һөнәри һәм тормыш планнарын, идеяләрен тормышка ашыруларын һәм иң мөһиме  нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев