Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чишмәдән Михаил Барсуковка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» исеме бирелгән

ТР Президенты Указы белән «Козлова М.И.» КФХ механизаторы Барсуков Михаил Федоровичка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелгән.

Бу югары исемгә Михаил Барсуков озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы производствосына саллы өлеш кертүе өчен лаек булган.

Әлеге стандарт сүзтезмәләрнең ниләр аңлатуын фәкать алар гына - сайлаган эшкә, туган якка һәм туган җиргә бирелгән кешеләр генә белә.

Михаил 1971 елда хезмәт сөючән һәм күп балалы гаиләдә туа.  Авыл хуҗалыгы техникасы белән ул кечкенәдән таныш, әтисе Федор Александрович колхозда тракторчы булып эшләгән һәм улына руль артына утырып карау теләгенә каршы килмәгән, алай гына да түгел, кая нәрсә урнашуын зурларга аңлаткан кебек, барысын да күрсәткән.  Техника - ул һәр малайның иң яраткан шөгыле, тик һәркайсы 12 яшендә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә китмәячәк, ә Михаил - киткән һәм инде беренче елында ук комбайнчы Николай Янов белән урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, колхоз идарәсеннән истәлекле бүләкләр алганнар.

9 сыйныфтан соң ул СПТУда киң профильле тракторчы-машинист һөнәрен ала һәм ХХ партсъезд исемендәге колхозның 3 бригадасы кырларында эшли. Техника ватылган очракта, үзе ремонтлаган. Аннан соң, колхоз беткәч, хуҗалары алышынгач, хуҗалыкның исеме һәм статусы үзгәргәч, Михаил «Агрохимсервис»ка эшкә күчә, анда беренче көннәрдән үк «цех буенча» иптәшләренең һәм җитәкчелекнең хөрмәтенә лаек була. Анда ул оешма таркалганчы, 15 ел эшли.

Һәм инде 2008 елда яшүсмер булып эшли башлаган җиргә эшкә кайта, бу - райондагы авыл худалыгы оешмалары арасында үз позицияләрен ныгыткан «Козлов В.В.» КФХсы була.

 Биредә ул бүгенге көнгә кадәр эшли.

«Бу эш миңа канәгатьлек китерә, мин монда һәр кырны һәм аның үзенчәлеген: аларның кайсысы сөрүгә, чәчүгә һәм урып-җыюга иртәрәк өлгерүен, ә кайсы кырга соңрак кереп булуын яхшы беләм», - ди Михаил. Ул күп сөйләми - ашыга, чөнки аны гаражда төягече белән К-701 көтә. Бу көннәрдә аның бурычы - терлекләр өчен азык төяү. Соңгы елларда яңартылган техникада эшләү күпкә уңайлырак, җиңелрәк тә булуын әйтте.

Кыскача интервьюны хатыны Ирина белән дәвам иттек. Михаилның авыл хуҗалыгы производствосында гомуми эш стажы 34 ел тәшкил итә, дип исәпләп чыгарды ул.  Күпсанлы Рәхмәт хатлары, грамоталары, кыйммәтле бүләкләре, хуҗалык, район авыл хуҗалыгы идарәсе һәм район башлыгы исеменнән бирелгән бүләкләре аның нинди хезмәткәр булуы турында сөйли.

 Ирина да бу хуҗалыкта күп еллар эшли. Улы Дмитрий да хезмәт эшчәнлеген шунда башлый, биш ел ул КамАЗ шоферы була. Бүген Дмитрийның ике яшьлек кечкенә улы Михаил Барсуков, Ира әбисе янында кунакта булганда, күпчелек бабасы тирәсендә кайнаша. Аның белән кызыграк: бабай аны үзе белән эшкә ала, трактор кабинасына утырта, техника белән таныштыра. Менә шул рәвешле буыннан-буынга игенче хезмәтенә мәхәббәт тапшырыла да инде.

 Барсуковлар өчен 2021 нче ел яхшы вакыйгалар белән истә калачак: быел гаилә кызлары Катеринаның тагын бер оныгы белән тулыланган. Сабыйга Тимур дип исем кушканнар, хәзер аңа ике ай, икенче вакыйга – Михаил Федоровичка «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем бирелү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев