Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча районара инспекциясенең 12 нче номерлы Баш дәүләт салым инспекторы Светлана Иванова Россия Федераль салым хезмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Бүләкне аңа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Салым органнары оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада тапшырган.
С.А. Иванова салым органнарында алар оешканнан бирле, ягъни 30 эшли. Әлеге бүләкне хезмәт вазыйфаларын үрнәк башкаруы, күпьеллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен алган.
Аны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм эшендә яңа уңышлар телибез.
Нет комментариев