Яңа Чишмәдән Юныс Насибуллинның гомер юлы
Бүген, үзенең 90 яшьлек юбилее алдыннан (ул аны 31 июльдә билгеләп үтәчәк), Яңа Чишмәдә яшәүче Юныс Насибулла улы үз язмышының текә борылышлары турында сөйли.
Кайсы малай балачакта очучы булырга хыялланмаган икән? Юныс Насибуллинның да шундый теләге булган, тик ул аны романтик хыял гына түгел, ә авыл хәерчелегеннән чыгу юлы итеп тә күргән.
Лаеш районының Саралы авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, аның «күк турындагы» хыялы тормышка аша башлаган.
Лаеш районының комсомол комитеты аны - һәлак булган фронтовикның улын, актив һәм җаваплы кичәге укучыны хәрби комиссариатка тәкъдим иткәннән соң, андагылар тәкъдимне хуплап, Юнысны авиатор булырга укырга җибәрәләр. Шулай итеп ул Славгород хәрби авиация пилотлары мәктәбенә барып эләгә.
«Очучылар мәктәбенең курсанты булгач, мин нәкъ менә биредә беренче тапкыр туйганчы ашый һәм өстемә яңа киемнәр кия алдым, - диде безгә Юныс ага. - Әтием Насибулла Равилов һәм аның өч ир-туганы 1941 елда сугышка алына. Равиловлар гаиләсе өчен кайгылы 1942 елда әти һәм аның ир-туганнары һәлак булалар. Яшьтән үк ятимлек ачысын татып, әтине юксынып үстем мин. Ризык, кием-салым турында әйтәсе дә юк инде... Һәрвакыт эшләдем, эшләдем һәм укыдым. Безнең гаиләдә ярдәм итә, киңәш бирә, ә кайчагында яклый алырлык бер генә дә ир-ат калмаган иде. Балачагым авыр үтте, әмма унъеллык мәктәпне мин яхшы тәмамладым», - дип искә ала Юныс Насибулла улы. - Авиамәктәптә уку җиңел булды дип тә әйтә алмыйм, тик мин үземә барлык авырлыкларны җиңәргә һәм очучы булырга сүз бирдем.
...Һәм Юныс сүзендә тора. Пилотлар мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, ул күчмә категория самолетында очарга өйрәнү өчен Саратов өлкәсенең Пугачев шәһәренә җибәрелә. Юныс ул вакытта самолетларда гына түгел, бәхет канатларында да оча диярлек - хыялы тормышка ашты бит. Карьера уңышлы гына үсеш ала. Ул очучы-истребительгә укый, Як-11 бомбардировщигында махсус әзерлек уза. Аңа чираттагы авиация лейтенанты званиесе бирелә. Кировабадта - СССР Хәрби һава көчләренең аэродромында хезмәт итә.
Тик 50 нче еллар ахырында хәрби авиациядә «үзгәреш җиле» исә башлый һәм күп кенә хәрби очучыларның үз киләчәгенә ышанычлары какшый: штурм авиациясе бетерелә. Йөзәр сәгатьлек очу тәҗрибәсе туплаган очучы-истребительләр, шул исәптән Юныс Насибуллин да, эшсез калалар.
«1959 елда мин запаска чыгарылдым. Борчылдым, башымда тик бер генә сорау иде: нишләргә? ни белән шөгыльләнергә хәзер?, - бу минем өчен авыр чор иде, тик ул озак дәвам итмәде: эштән киткәч, миңа бер тәкъдим килде һәм аннан баш тартмадым. Ульяновскиның очучылар әзерләү югары мәктәбенә укырга кергәч, мин гражданнар авиациясе самолетлары хәрәкәте диспетчерына укып чыктым».
Юныс Насибуллин 10 ел гомерен җаваплы, ләкин очучылык белән туры бәйләнеше булмаган эшкә багышлаган: Красноярск, Үзбәк гражданлык авиациясе идарәләрендә эшләгән һәм һөнәри хезмәт юлын 1972 елда Идел буе идарәсендә тәмамлаган. Ул вакытта аңа нибары 40 яшь кенә булган.
Ир - ат өчен бу чор - үз тормышын яңадан бәяләү вакыты, диләр. Бу сүзләр Юныс Насибуллинның тормышында да расланган. Нәкъ менә шул яшьтә ул үз тормышын тамырдан үзгәртә. Самолетлар хәрәкәте диспетчеры булып эшләгәндә, ул «күк белән җир арасында» булса, 40 яшендә инде тулысынча «күктән җиргә төшә».
Бөгелмәдән ул гаиләсе белән авыл җирлегенә күчәргә карар кыла.
1952 елда Лаеш районындагы туган авылыннан киткәндә, Юныс бирегә кунак сыйфатында гына кайтырга сүз биргән, чөнки кече ватаны аның күңелендә авыр хатирәләр калдырган.
«Гадәттә, мин үз карарларымны үзгәртмим, шуңа күрә Яңа Чишмәдә ветврач булып эшләгән энем Ильяс белән килештем - ул миңа бу авыл белән танышырга тәкъдим иткән иде. Миңа да, тормыш иптәшем Мәрьямга да авыл ошады, берничә көн эчендә танышып өлгергән авыл халкын да без үз итәргә өлгердек.
Без Яңа Чишмәгә мәңгегә калырга дип килгәндә олы кызым Равилә Казан институтында укый, ә улым Фәнилгә 4 яшь иде. Һәм без менә инде 50 ел монда яшибез һәм үзебезне бәхетле дип саныйбыз.
Биредә тагын ике балабыз - Рамил һәм Гөлфия туып-үстеләр, мәктәпне тәмамладылар. Балаларыбызның барысы да югары белем алдылар. Равилә хәзер Украинада яши, Фәнил белән Рамил Казанда, ә Гөлфия - Австриядә. Барысы да гаилә кора, карьера төзи алдылар. Биш оныгым һәм 1 оныкчыгым бар», - дип сөенә балалары өчен Юныс Насибулла улы.
Юныс ага лаеклы ялга чыкканчы колхозда эшли. Монда яшәү дәверендә ул моторчы, газ казаннары операторы, машина йөртүче, тракторчы, комбайнчы белгечлекләрен ала, су сибү җайланмаларын өйрәнә. Белгеч буларак үзенә ихтыяҗ булган җирләрдә эшли, тырышлыгы, күп белемле булуы һәм эшенә җаваплы каравы үзенә хөрмәт уята. Лаеклы ялга чыккач, ул тагын да күбрәк иҗтимагый эшкә керешә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарының каберләрен эзләүне дәвам итә һәм таба да. Бу мәсьәләдә һәм көнкүреш проблемаларын хәл итүдә танышларына һәм күршеләренә дә ярдәм итәргә тырыша. Юныс ага үзенең элеккеге иптәшләре белән дә элемтәне өзми, ул безнең газетабызны да яратып укый.
Быел Насибуллиннарның икеләтә юбилейлары: май аенда Юныс Насибулла улы һәм Мәрьям Ислам кызы бергә яшәүләренең чираттагы юбилеен, ә 31 июльдә бөтен гаиләсе һәм дуслары белән 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев