Реклама
Җәмгыять
Яңа Чишмәнең менә дигән 100 хатын-кызы
Яңа Чишмә районы хатын-кызларын бәйрәм белән котлау чарасы РМЙ да узды. Авыл тормышы белән бәйле һөнәр ияләре арасыннан яхшылардан да яхшы 100 хатын-кыз сәхнә түренә көчле алкышлар астында күтәрелде. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәр хатын-кызга карата хөрмәт белдерелгән кирәкле сүзне таба белде.
Сәхнәгә беренчеләрдән булып Елена һәм Василий Барсуковлар гаиләсе хезмәт династиясе вәкилләре күтәрелде - бу аларның киленнәре Ольга, Светлана һәм Людмила. Әлеге яшь, матур һәм хезмәт сөючән хатын-кызлар "Архангельское" КФХ ның терлекчелек фермасында бик күп еллар хезмәт куя. ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская аларга үз котлауларын һәм җылы теләкләрен ирештерде, ә "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" зона конкурсы җиңүчесе Алексей Демидов алар хөрмәтенә җыр бүләк итте.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Кулон" агрофирмасында машина белән сыер саву операторы Татьяна Абрамова, "Агро-Основа" ҖЧҖ дән бозау караучы Татьяна Кораблева, хисапчы - лаборант Рәзинә Камалова, ферма мөдире Гөлфия Гыймадиева, технолог Алсу Фәгыйзовалар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларны "ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге" ДУ идарәчесе Рамил Гайзатуллин да котлады.
Күркәм эшләре өчен зур горурлык хисләре һәм хөрмәт белдереп сәхнә түренә райондагы эре авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче алдынгы савымчыларны чакырдылар. Бу Татьяна Щипанова, Татьяна Конышева, Любовь Батенева, Вера Малолеткова, Валентина Трунова, Наилә Илалова, Мәдинә Гавришева, Гөлчәчәк Шәйхетдинова, Әлфинур Шишкина. Аларга район башлыгыннан чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырылды, ә РМЙ артистлары Ләйсән һәм Илназ Шәйхетдиновлар алар өчен матур җырларын яңгыратты.
Шулай ук сәхнә түрендә районның урта һәм кече авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәт куючы хатын-кызларны да чын күңелдән бәйрәм белән котладылар. Бу Елена Шатунова, Светлана Урядникова, Рузалия Фәхретдинова, Надежда Абрамова, Ольга Кузьмина, Ирина Зайцева, Сания Сафина, Любовь Тарасова, Наталья Воробьева, Светлана Воронина, Роза Сөниева, Валентина Соловьева, Любовь Аверьянова, Фирдәүсә Сафина.
Алар хөрмәтенә Илсөяр Дәүләтшина җыр башкарды.
Үзләренең хезмәт эшчәнлекләрен бозаулар үстерү һәм тәрбияләү белән бәйләгән 20 хатын-кызга да бүләкләр, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды, "Шешминка" коллективы алар хөрмәтенә үз чыгышын тәкъдим итте. Ир-атлар - Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов кулыннан чәчәк бәйләмнәре әлеге бәйрәмдә аларга бик матур бүләк булды. Һәм тагын төрле авыл хуҗалыгы һөнәренә ия 40 тан артык хатын-кыз бу көнне район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итте. Алар арасында район халкына таныш булган токарь Таисия Дорофеева, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Лилия Артемьева, Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева, Татьяна Белоглазовалар бар иде.
Районда социаль өлкәдә эшләүче хатын-кызлар да игътибардан читтә калмады. Алар үзләренең хезмәтләре, игелекле гамәлләре, җәмәгать, мәдәни, рухи һәм спорт тормышында актив булулары белән үзләренең һәм авыл халкы тормышын тагы да матуррак итәләр. Светлана Питеркина, Миләүшә Шакирҗанова, Марина Кислова, Гөлнур Вәлиева, Елена Отавина, Люция Сиплатова, Мөслимә Шиһапова, Рузалия Мотыйгуллина, Резидә Билалова, Әкълимә Мифтахова, Ләйсән Мохитова - хөрмәткә лаек исемнәре көчле алкышлар астында яңгыраган әлеге гүзәл затларга да район җитәкчелегеннән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды һәм Светлана Дорофеева җыр башкарды.
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсында җиңүчеләр Илсөяр Дәүләтшина, Таисия Дорофеева, Евгения Янова һәм Алексей Демидовларны да көчле алкышлар белән каршыладылар.
Әлеге бәйрәм чарасы матур җыр белән төгәлләнде.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев