Яңа Чишмәнең Совет урамында балалар уен мәйданчыгы булдырылды
Җәмгыять

Яңа Чишмәнең Совет урамында балалар уен мәйданчыгы булдырылды

Яңа Чишмә районында агымдагы елга планлаштырылган «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр ахырына якынлаша.

Район буенча күп фатирлы йортларның 12 ишегалды территориясе арасында Яңа Чишмәнең Совет урамындагы 62 нче йорт яны территориясе дә төзекләндерелгән.

Биредә йорт янындагы территория асфальтланган, яктырткычлар урнаштырылган, бордюрлар куеп тротуарны монтажлау буенча эш башкарылган.

Шушы көннәрдә төзекләндерелгән территориядә балалар өчен уен мәйданчыгы да (таганнар, таучыклар, комлык һ.б.) корылган. Бераз соңрак биредә эскәмияләр һәм урналар урнаштырылачак.

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Нет комментариев