Яңа ел бәйрәмнәрендә «ЯЧХ» тарафыннан социаль челтәрләргә куелган материаллар узган елдагы барлык рекордларны артта калдыра
Узган һәм яңа елда социаль челтәрләргә кыскача күзәтү
Район халкы «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы сайтына бик теләп керә. Кайбер урнаштырылган постлар бер-ике көндә меңнән артык караулар җыя. Популяр материаллар арасында - район яңалыклары, кешеләр турында язмалар, «вакыйгалар хроникасы» рубрикасы, төрле темаларга файдалы мәгълүматлар. Иң күп «лайк»ларны яңачишмәлеләрнең уңышлары, казанышлары, кызыклы мавыгулары, гаилә тематикасына, төрле өлкәләрдә хезмәт куйган район хезмәтчәннәре хакындагы материаллар җыя, комментарийларның да күбесе шушы язмалар астында.
Интернетта «ЯЧХ»га язылучыларның иң күбе - «Вконтакте» социаль челтәрендә: 6254 кеше.
2021 елда ВКонтакте челтәрендә «Лайк»ларны иң күп җыйган материалларны күзәтәбез:
Беренче урын
Яңа Чишмәдә хезмәт сөючән, үзара тату Суворовлар гаиләсе яши (13.10.2021).
104 «лайк», 4200 карау
Сылтама: http://novoshishminsk.ru/news/lyudi-zemli-novosheshminskoy/trudolyubivaya-i-druzhnaya-semya-zhivet-v-novosheshminske
Икенче урын
«Безнең Коля абый» дип атыйлар аны Яңа Чишмә пассажирлары - автобус йөртүче Николай Парамонов турында (29.10.2021).
98 «лайк», 3700 карау
Сылтама: http://novoshishminsk.ru/news/novosti-rayona/nash-dyadya-kolya-nazyvayut-ego-novosheshminskie-passazhiry
Өченче урын
Яңа Чишмәдән Айдар Мифтахов токымлы кош-кортлар үрчетү белән мавыга (21.01.21).
83 «лайк», 2600 карау
Сылтама: http://novoshishminsk.ru/news/novosti-rayona/aydar-mi к.
«Лайк»лар куйган һәм комментарийлар язган өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле абунәчеләребез!
ТАВЫШ БИРҮ ДӘВАМ ИТӘ ...
Быелгы яңа ел каникулы постларын анализлаганда, аларның кыска гына вакыт эчендә узган ел рекордларын артта калдырулары ачыкланды.
Өч сораштыру: «2021 ел Герое», «2021 елның төп вакыйгасы» һәм «2022 елның кардан ясалган иң матур символы» халыкта нык кызыксыну уяткан.
Барлык өч сораштыру да «ЯЧХ»ның «Вконтакте»дагы төркемендә һәм «Instagram» битендә урнаштырылган.
Шулай итеп, «Вконтакте»да биргән тавышлар саны буенча куып тота алмаслык чемпион - «2021 ел Герое өчен тавыш бирү» посты.
3 гыйнвар иртәсеннән алып 7 гыйнварга кадәр аны 4, 7 меңнән артык кеше караган, 3050 кеше тавыш биргән, 114 «лайк» куелган, 108 комментарий язылган. Ә тавыш бирү тәмамланмаган бит әле!…
Икенче көнне «Елның төп вакыйгасы» өчен тавыш бирү башланды.
Ике көндә аны 3,5 мең кеше караган, 1198 кеше тавыш биргән, 58 «лайк» куйганнар, 37 комментарий язганнар.
5 гыйнвар иртәсендә «2022 елның кардан ясалган иң матур символы өчен тавыш бирәбез» посты урнаштырылды.
Старт алганнан соң 48 сәгать эчендә аны 4,2 мең кеше караган, 1422 тавыш бирелгән, 72 «лайк» куелган. Әлеге язма комментарийлар саны буенча чемпион булырдыр, мөгаен. 7 гыйнварга иртәсендә аның астында инде 140 комментарий калдырылган.
Шулай итеп, активлыгыгыз, «Вконтакте» һәм «Instagram»да биргән тавышларыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле укучыларыбыз!
Тавыш бирү моның белән генә төгәлләнмәс, дип өметләнәбез, чөнки ул дәвам итә - сораштыруларның өчесе да иртәгә - 8 гыйнварда 21.00 сәгатьтә генә тәмамлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев